Урыссу гимназиясе тәрбияләнүчеләренә гражданнар оборонасы турында лекция укыдылар
.Күптән түгел Урыссу гимназиясе тәрбияләнүчеләренә ТР Гадәттән тыш хәлләр министлыгының гражданнар саклануы өлкәсендә Ютазы районы буенча бүлекнең әйдәүче консультанты Владимир Мальцев.
Бөтендөнья гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш вазгыятьләр көне кысаларында оештырылган танып белү чарасы чынлап та эчтәлеге буенча бай иде. Әйе, безнең табигать катаклизмнары һәм сәяси каршылыклар сирәк күренеш булудан туктаган үзгәрүчән дөньяда яшәвебезне үкенү хисе белән раслыйсы гына кала. Шуңа күрә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәрвакыт таләп ителә.
- Кешеләр саны миллионга җиткән шәһәрләр, әйтик, илдә аерым хәл игълан ителгән очракта, аерым статуска ия, - дип ассызыклады Мальцев. Нәкъ менә сәнәгать үсеш алган мегаполислар потенциаль дошман өчен "мишень"га әверелә. Безнең районда аерым категориядәге предприятие булып ГРЭС хезмәт итте. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта, яки, Алла сакласын, сугыш янаганда, халык зур шәһәрләрдән провинциягә эвакуацияләнә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарына ярашлы, безнең районның бурычы - Түбән Камадан 5 мең 300 кешене урнаштыру. Минималь дигәндә дә. Максималь дәрәҗәдә - 80 мең кешене. Кабул итү пункты билгеле - Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты. Аерым вазгыять кертелгәндә, районның эвакуацион комиссиясе вазифаларына әлеге кешеләрне авыллардагы торак йортларда урнаштыру бурычы йөкләнә. Бер кешегә дүрт квадрат метр исәбеннән.
Мальцев, районда 12 хезмәт - хәбәр итү һәм элемтә, санэпидкүзәтчелек, үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау, сәүдә һәм туклану, юл... бүлекләре булдырган, дип дәвам итте. Һәр хезмәтнең теге яки бу функцияләрне үтәргә тиеш булган үз формированиеләре бар. Әйтик, хайваннар һәм үсемлекләр хезмәте авыл хуҗалыгы канаты астында эшләячәк. Бу хезмәттә коллапска юл куймас өчен, әйтик, әлеге хезмәтнең "аерым вазгыять" планы будырылган - хайваннар өчен биш тәүлеккә җитәрлек мал азыгы һәм су әзерләү. Юл хезмәтенең функцияләре дә аңлашыла - бу юлларны һәм күперләрне тергезү, тәртип саклау хезмәте вазифалары - мародерлыкка юл куймау һәм җәмәгать тәртибен саклау.
Владимир Мальцевның чыгышы балаларның җанлы кызыксынуын уятты. Ахырда гимназия чыгарылышчыларына "эмчээс" юнәлешендәге югары уку йортларына укырга керергә тәкъдим ителде.
- Бездә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юнәлешенә мөнәсәбәте булган өч югары уку йорты гамәлдә. Алар Санкт-Петербургта, Екатеринбургта һәм Ивановода. Әле һөнәрләргә ия булучылар таләп ителә, аларда уку абруйлы, чөнки алардан кыю, сугышчан сыйфатларга ия егетләр чыгарыла, - дип тәмамлады кунак сүзен.
Әмма тыңлаучылар арасында "коткаручы" булырга теләүчеләр табылмады. Бу аңлашыла да, әлеге юнәлештә очраклы кешеләр принципта булырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев