Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Урыссу гимназиясе укучылары хаталар өстендә эш алып бара

Февраль-март айларында республикабызда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе киң колач җәя. Әлеге чарада Урыссу гимназиясе укучылары да актив катнаша.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында укучылар халык күп йөри торган урыннарда хата белән язып эленгән элмә такталарны ачыклады. Гадәттә мондый күренешләрне сәүдә нокталарында, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында очратасың. Еш кына "сәгать" не "сәгәт" яки "сег." дигән язулар күзгә ташлана. Туган телебезгә карата булган шундый битарафлык күңелне рәнҗетә.

Әлеге акция дәвамында гимназиядә күп төрле чаралар уздырылды. Татар теле атналыгы да шушы максатны күз алдында тотып үткәрелде. Бу чараларда бер сыйныф та читтә калмады. "Газиз туган телем", "Әкиятләр илендә кунакта", "Икмәк - табын кояшы", "Татарстан - дуслык йорты" әдәби-музыкаль композицияләрне аеруча билгеләп үтәргә мөмкин.

Район мәдәният йортында узган бәйрәмгә килүчеләргә, сәүдә үзәкләрендә эшләүчеләргә, урамнарда очраган төрле яшьтәге кешеләргә 150 сүздән торган сүзлекләр таратылды.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында Урыссу гимназиясендә шулай ук флэш-моб узды. Элеге чарада 67 укучы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев