Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссу мәктәпләрендә шагыйрь Сирин иҗатын яратучылар үсә

Ютазы мәктәбендә Сирин Батыршинның тууына 120 ел тулу уңаеннан укытучылар һәм укучылар өчен республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Урыссу 3 санлы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Камилә Яркова (җитәкчесе Алсу Хәмидуллина), "Горур башым түбән иелмәс..." секциясендә катнашып, үз яшьтәшләре арасында республика Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә җиңүче дипломына лаек булды. 11 сыйныф укучысы Искәндәр Ибраһимов (җитәкчесе Лилия Әхтәмова) "Сирин Батыршин иҗатында мәсәл жанры" дигән чыгышы белән Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының II дәрәҗә лауреат дипломын яулады. Аның сыйныфташы Айгөл Гарипова (җитәкчесе Алсу Хәмидулина), 5 сыйныф укучылары Камил Тимерҗанов (җитәкчесе Рәмзия Шәрипова) һәм Илнара Мәрдановага (җитәкчесе Зөлфирә Гарипова) конференциядә катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев