Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Урыссуда балалар иҗаты үзәгендә техник иҗат фестивале уздырылды

Балалар иҗаты үзәгендә "Идеядән уйлап табуга кадәр" дип аталган техник иҗат фестивале уздырылды.

Быел үзәк техник иҗат күргәзмәсе генә түгел, балалар башка укучыларның эшләре белән танышып кына калмыйча, яшьтәшләре белән дә аралашсыннар, үз иҗатлары этаплары турында да сөйли алсыннар, модельләр күрсәтешсеннәр өчен балалар фестивале уздырырга карар иткән. Фестиваль проект, тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген популярлаштыру юлы белән укучыларның иҗади активлыкларын арттыруга һәм фән, инновацияләр, техника белән кызыксынган, белемгә омтылган һәм яңа фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга теләгән үсмерләрнең игътибарларын җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Фестиваль "Авыл хуҗалыгы техникасы", "Автотехника", "Уйлап табучанлык", "Балалар уенчыгы", "3D модельләштерү", "Агач эшкәртү", "Авиамодельләштерү", "Робот техникасы", "Минем кече Ватаным", "Тегү эшләнмәләре" һәм "Җиңүнең 71 еллыгына экспонатлар" номинациясе буенча узды. Анда унсигез укучы катнашты. Чара күп кенә балаларны һәм укучыларны җәлеп итте. Үзәк педагоглары чара балаларны техник юнәлештәге берләшмәләрдә өстәмә белем алырга этәрер һәм һөнәр сайлауда булышыр дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев