Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 110 елга багышланган кичә узган

15 нче февраль көнне Урыссу бистәсенең 2 нче санлы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Солтанова Ләйсән Рөстәм кызы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль иртә үткәрде.

Бәйрәмдә балалар М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр. Музыка җитәкчесе Гәрәева Резеда Равил кызы ярдәмендә әзерләнгән, М.Җәлил сүзләренә язылган җырларын тыңладылар, башкардылар. Тормыш юлын чагылдырган, әсәрләренә карата ясалган иллюстрацияләр белән тулыландырылган, презентация карадылар. Бәйрәм ахырында шагыйрьнең әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр конкурсы узды, җиңүчеләр билгеләнде.

Бәйрәм балалар күңелендә якты эз калдырып, аларның татар шагыйрьләренә булган белемнәрен тагын да арттырып, күңелле генә үтеп китте.

Татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Солтанова Ләйсән Рөстәм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев