Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Урыссуның 5 санлы балалар бакчасы - бәйге җиңүчесе

Ютазы районы мәгариф оешмасы “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2018” рус телле тәрбиячеләрнең V республика һөнәри осталык бәйгесендә катнашкан.

Балаларда татар телендә аңлашу һәм аралашу сәләтен үстерүне, мәктәпкәчә тәрбия бирүче педагогларның җәмгыятьтә абруен күтәрүне максат итеп куйган чарада катнашып кына калмый, Урыссуның 5 санлы балалар бакчасы нәниләр белән эшләү методикасы белән уртаклашып, бәйгенең “Йөрәгемне балаларга багышлыйм” ногминациясендә җиңү яулый. Педагог Ольга Анисимова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән билгеләнде, дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева.

Ильмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев