Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь гимназистлар - “Сихри каләм” оешмасы тәрбияләнүчеләре табигатьне саклый

Узган атнаның җомгасында Гөлнар Садрутдинова җитәкчелегендәге "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчеләре - Урыссу гимназиясе укучылары үзләре иҗат иткән әкиятне сәхнәләштергән.

Экология елына багышланган әкият авторлары - 3б сыйныф укучылары Розалия Ибәтуллина һәм Диана Мөслимова үзләре язган "Табигатьне саклыйк" дип исемләнгән әсәрләрендә үзәк тема итеп табигатькә зыян салу проблемасын куйган. Төп геройлар - табигать патшабикәләре аңа ярдәм итәләр һәм урманны уттан коткарып калалар. Укучылар иҗат иткән әкияткә нигезләнеп әзерләнгән спектакльдә уйнаган яшь буын вәкилләре - Урыссу гимназиясе укучылары Алмаз Вәкилов, Динә Шәрифьянова, Эльвина Батршина, Камил Сәхипгәрәев, Ансель Әхмәтҗанов, Розалия Ибәтуллина, Диана Мөслимова һәм Мәликә Синәгулова сәхнәдә үзләрен чын артистларча тоткан. "Сихри каләм" берләшмәсе җитәкчесе аларга иҗади уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев