Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазы мәктәбе укучылары республика бәйгесендә дипломнар белән бүләкләнгәннәр

"Бала хокук дәирәсендә" республика бәйгесе җиңүчеләре арасында Ютазы мәктәбе укучылары да бар. Бала хокуклары турындагы Берләшкән милләтләр берлеге конвенциясен популярлаштыруга йөз тоткан бәйгегә мәгълүмати-хокуки мәгърифәт, балаларда һәм яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру турында 318 эш юлланган, алты яшьтән алып 30 яшькә кадәр меңгә якын кеше катнашкан. Йомгаклау турына 242 ролик...

"Бала хокук дәирәсендә" республика бәйгесе җиңүчеләре арасында Ютазы мәктәбе укучылары да бар.


Бала хокуклары турындагы Берләшкән милләтләр берлеге конвенциясен популярлаштыруга йөз тоткан бәйгегә мәгълүмати-хокуки мәгърифәт, балаларда һәм яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру турында 318 эш юлланган, алты яшьтән алып 30 яшькә кадәр меңгә якын кеше катнашкан. Йомгаклау турына 242 ролик узган, аларның һәрберснә жюри бәя биргән. Ахыр чиктә иң яхшы эшләрнең үзенчәлекле рейтингы барлыкка килгән. Педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәева һәм тарих укытучысы Севара Лукашина җитәкчелегендәге Алия Низамиева, Гөлфия Гәрәева, Азалина Лукашинадан торган иҗат төркеме җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев