Мәгариф
Ютазы районы мөгаллимнәре август конференциясендә очрашты
Бүген районыбыз укытучылары ел саен уздырыла торган август конференциясендә очрашты.
Әлеге масштаблы чара 4нче Урыссу балалар бакчасын ачу тантанасы белән башланды, анда тәрбиячеләр һәм аларның тәрбияләнүчеләре зур кунаклар - район башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстанның мәгариф һәм фән Минитрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Гыйләҗеваны күңелле бәйрәм программасы белән кабул итте.
Алга таба рәсми делегация район Мәдәният йортына юл алды. Балалар иҗаты үзәге түгәрәкләре, секцияләре күргәзмәләреннән соң һәм барлык белем бирү учреждениеләренең тәкъдирләрен карагач, укытучылар һәм тәрбиячеләр мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә барышында узган елгы эшләргә анализ ясалды һәм алдагы уку елына планнар билгеләнде.
Вакыйга урыннан фоторепортаж
Выставка ЦДТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев