Ютазы районы укучылары үз куллары белән төп чыршыны бизәү өчен уенчыклар ясаганнар
Район мәктәпләре арасында игълан ителгән "Яңа ел могҗизасы" бәйгесенә йомгак ясалды.
Укучыларда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре гореф-гадәтләренә ярашлы чыршы уенчыклары җитештерүдә иҗади сәләт һәм фантазия тудыруны, ял сәгатьләрен файда белән уздыруны, табигатьне саклау эшчәнлеген тагын да җәелдерүне максат иткән бәйгегә нәтиҗә ясалды диюе генә җиңел. Балалар ясаган уенчыкларны - Яңа ел могҗизалары дип әйтми мөмкин түгел! Кул астында нинди материал бар - мамык, картон, пластик шешәләр, балчык, бисер, камыр, фольга, хәтта пумалалар да төрле төсле буяуларга манылып, бизәлеп, чыршы уенчыгына әверелгән.
Бәйгедә "Уенчык - могҗиза", "Эко - fantasy", "Гаҗәп могҗиза", "Символ - могҗиза", "Чыршы унчыгы", "Әкият йорты" номинацияләре буенча 189 эш бәяләнде. Могҗизага тиң уенчык ясауда беренчелекне Әбсәләм мәктәбеннән Вячеслав Бобров һәм Балалар иҗаты үзәгеннән Мәликә Синәгулова яулады. "Эко - fantasy" номинациясендә икенчел чимал кулланып, иң үзенчәлекле уенчык ясаган Подгорный мәктәбе кызлары Элина Галиева белән Арина Галиевага җиңү елмайды. "Символ - могҗиза" номинациясендә балалар 2016 ел символын төрле техника һәм материал кулланып ясарга тиеш иде. Һәм бу биремне барыннан да бигрәк Бәйрәкә мәктәбеннән Гадел Халиков уңышлы башкарып чыкты. Подгорный мәктәбеннән Татьяна Михеева ясаган уенчык "Гаҗәп могҗиза" номинациясендә беренчелекне яулады. Ютазы мәктәбе укучысы Кристина Рудакова җитештергән "Чыршы уенчыгы"на тиңнәр булмады. Ә менә әкияттә генә була торган йортларны "төзүдә" беренче урынга лаек булган Урыссуның 3 санлы урта мәктәбе укучысы Лилия Вәлиәхмәтованың фантазиясенә һәм үҗәтлегенә кызыгырга гына кала.
- Гап-гади картон әрҗәне өйгә әйләндердек, түбәсен синтепоннан яптык. Төрле төстәге мишуралар белән бизәлгән өй эченә проектор урнаштырдык. Әлбәттә инде, яңа ел символы маймылга һәм бәйрәмнең төп бизәге - ватманнан киселгән чыршыга да урын табылды. Әни белән без бу әкият йортын ике көн ясаганда, бүләккә лаек булырбыз дип уйламаган идек тә, - ди 10 яшьлек Лилия, шатлыгын яшерә алмыйча.
Әлеге могҗиза уенчыклар балалар паркында урнаштырылган үзәк чыршыны бизәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев