Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ютазы районы яшь педагоглары "Безнең яңа укытучы" грантына ия булды

Урыссуның 3 санлы һәм Каразирек мәктәпләренннән ике яшь укытучыбыз республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган "Безнең яңа укытучы" конкурсы грантына ия булды.

Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә яшь белгечләр җитешмәве беркем өчен дә сер түгел. Үз чиратында, мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан мәктәпләренә кадрлар җәлеп итү юнәлешендә инде бишенче ел рәттән шактый эшләр башкара. "Безнең яңа укытучы" гранты таләпләренә ярашлы, белгечләр кирәк булган мәгариф оешмалары эшкә алу өчен үзләреннән кандидатура тәкъдим итә, яңа педагог исә грант вакыты барышында тулысынча дәресләр саны белән тәэмин ителергә тиеш. Ул гына да түгел, җитәкчелек мөгаллимгә комплектлашкан кабинет һәм башка кирәк-яракны бирергә бурычлы. Мәсәлән, Урыссуның 3 санлы мәктәбе грантка кандидат итеп башлангыч сыйныфлар укытучысы Алесандра Бурнейконы тәкъдим итә. Яшь укытучы жюри составына башлангыч мәктәпләрдә дәрес барышында уен методын куллануның нәтиҗәлелеге турында үзе эшләгән проектны тәкъдим итә:
- Көллияттә белем алганда педагогик практика вакытында уен формасының яхшы гына нәтиҗәләр китерүен аңладым. Шул рәвешле укыту барышында, заманча технологияләрне кертеп, уен методын куллану идеясе туды да, - дип сөйләде мөгаллимә.
Конкурсның икенче катнашучысы Каразирек мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Шиһапова кара-каршы әңгәмә вакытында язма һәм телдән сөйләм культурасын үстерү юлларын тәкъдир иткән:
- Кешеләрнең дөрес сөйләве һәм хатасыз язулары мөһим роль уйный. Шуңа күрә киләчәктә нәкъ әлеге юнәлеш буенча укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен түгәрәк оештыруны да күздә тотам. Үземнең хезмәт эшчәнлегем барышында телне сәнгатьле итүче элементларга аерым игътибар бирәчәкмен, чөнки алар безнең сөйләмебезне матурлый һәм бизи, - дип ассызыклады Фәридә Шиһапова.
Грант бүләге кысаларында безнең яшь укытучыларыбыз ай саен төп хезмәт хакларына өстәмә рәвештә 7,5 мең сум акча алачаклар. Шулай итеп, педагогик көллият һәм институт чыгарылышчылары беренче дәресләреннән үк дәүләт ярдәмен тойды һәм мәктәп коллективлары кабаттан "яшәрде". Сүз уңаеннан, агымдагы уку елында районыбызның гыйлем сарайларында алты яшь белгеч үзенең хезмәт юлын башлап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев