Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазы әти-әниләр чыгымнарның өчтән берен генә түли

Безнең районда хәзерге вакытта мәктәпкәчә балалар оешмаларына 1103 бала йөри. Күп кенә әти-әниләрне нарасыйларының балалар бакчаларына йөрүләре өчен түләүләре күләме ниләрдән торуы соравы кызыксындыра. Бу турыда аңлатуны сорап, без район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романовага мөрәҗәгать иттек.

- Тамара Степановна, баланың балалар бакчасында йөрү чыгымнарын кем раслый?

- Республикабызның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәр бала йөрерлек һәм бушлай мәктәпкәчә белем алуга финанс чыгымнары нормативларын исәпләү, ел саен, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы һәм республика Министрлар Кабинетының Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан тормышка ашырыла. Район башкарма комитеты методик рекомендацияләргә ярашлы, ел саен, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне карау буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә һәм әлеге хезмәтләр өчен әти-әниләр түләвен формалаштыруда норматив чыгымнарны һәм аларны кабул итү тәртибен раслый.

- Әти-әниләр түләве нәрсәләрдән тора?

- Чыгымнарның күпчелек өлешен, 70 процентка якынын, үз өстенә дәүләт ала. Баланы балалар бакчасында тәрбияләүнең гомуми бәясе уртача айга 8 мең сумга якын тәшкил итә. Әти-әниләр түләве исә учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле була. Әйтик, балалар бакчасының аеруча киң таралган төре булып бала әлеге бакчада 10,5 сәгать булган 3 яшьтән 7 яшькә кадәр нарасыйлар йөргән гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы тора. Мондый учреждениедә әти-әни түләве узган елда 2563 сум тәшкил итте. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ул 207 сумга артты һәм айга 2270 сум, шул исәптән, туклануга 496 сум тәшкил итте.

- Нинди очракларда әти-әни түләвенең киметелүе мөмкин?

- Баланың мәгариф учреждениесенә йөрмәгән вакыты өчен әти-әни туклану чыгымнарын гына түләми кала. Ягъни әти-әни түләве күләме кечкенәнең балалар учреждениесенә йөрмәве өчен туклану бәясендә генә киметелә. Балалар бакчасы чыгымнарының башка күләме төркемдә булган балаларга бәйле түгел, шуңа күрә алар киметелми.

- Әти-әниләрнең нинди ташламаларга хокуклы булулары турында тагын бер тапкыр искә төшерегез әле?

- Әти-әниләр өчен барлык элекке ташламалар һәм компенсацион түләүләр сакланды. Бу, беренчедән, беренче балага уртача әти-әни түләвеннән 20 процент күләмендә компенсация, икенче балага - 50 процент, өченче һәм аннан да күбрәк балаларга - 70 процент һәм артыграк суммада ташлама. Әлеге компенсация гражданнар табышына бәйләнмәгән рәвештә барысына да түләнә. Икенчедән, әти-әниләрнең муниципаль дәрәҗәдә билгеләнгән компенсацияне алырга хаклары бар. Аңа табышлары бер гаилә әгъзасына 20 мең сумнан ким булган гаиләләр хокуклы. Исәпләү гражданнарның табышлары күләменә бәйле рәвештә тормышка ашырыла: 10 мең сумга кадәр, 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр. Ягъни, табыш ким булган саен компенсация дә күбрәк була. Моннан тыш, билгеләнгән әти-әни түләүләренең яртысын гына түләүче һәм шулай ук компенсация алырга хокуклары булган күп балалы гаиләләргә ташламалар бар. Инвалид балалар, туберкулез интоксикацияле сабыйлар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган нарасыйлар балалар бакчаларына бушлай йөри.

- Әти-әни түләвенең артуы нәрсәләргә бәйле?

- Әти-әни түләвенең артуы, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанс тәэмин итү, шул исәптән, туклану продуктларына бәяләр арту, балалар бакчасы персоналына хезмәт хакын күтәрү, мәктәпкәчә учреждениеләрне мультимедиа ресурслары һәм техника белән тәэмин итүгә бәйле килеп туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев