Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ютазылылар «Без бергә» фестивалендә катнашканнар

Республика «Без бергә» балалар иҗатына ярдәм һәм аны үстерү буенча фестивалендә безнең районнан өстәмә белем бирүнең унике тәрбияләнүчесе һәм биш педагогы катнашты.

Район командалары робот техникасы олимпиадасында, иң гади авто-, суда йөзү техникасы һәм авиамодельләр буенча ярышларда катнашты, "Эко-перспектива" һәм "Яшь турист" дип аталган интерактив уеннарда белемнәрен күрсәттеләр, техник иҗат күргәзмәсендә үзләренең эшләрен, шулай ук 3D-принтерда ясалган эшләнмәләрен, "Россия сувенирлары" күргәзмә-ярминкәсен оештырдылар һәм туку станогында келәм туку буенча мастер-класс күрсәттеләр. Барлык фестивальдә катнашучылар дипломнар һәм сертификатлар белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев