Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Акбашлылар әниләр бәйрәмен эшләп тә, күңелле ял да итеп уздырганнар

Узган атна ахырында булып узган иң күркәм, иң җылы бәйрәмнәрнең берсен акбашлылар эшләп тә, күңелле ял да итеп уздырганнар.

25 ноябрь көнне Акбаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Газизуллина Салкын-Чишмә авылында яшәүчеләрне Әниләр көне белән тәбрикләргә барган. Ул салкынчишмәлеләргә үзенең иң моңлы җырларын, иң мавыктыргыч уеннарын тәкъдим итеп, аларга чын мәгънәсендә бәйрәм оештырган.

Ә 27 ноябрь көнне акбашлыларның үзләрен сөендереп , бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итеп ятучы артист Ирек Зарипов бәйрәм белән котлаган. Күпләребезгә "Сәкинә түти" образы белән таныш булган әлеге артист егетебез үзенең иҗатташ дусты Нәркис Зиннәтуллин белән Акбаш авылы әниләре өчен бәйрәм бүләге ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев