Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Азнакай төбәгендә фәнни-гамәли конференция узды

Азнакай төбәгендә Көнчыгыш Татарстанның гасырлардан-гасырларга күчеп килүче бай табигатенә, борынгы археологиясенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.

Чит илләрдән, Россия Федерациясе субъектларыннан, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан җыелган галимнәр, экологлар, геологлар, тарихчылар, укытучылар, музей хезмәткәрләре - күп санлы катнашучыларның эш көне кунакчыл Азнакай районының табигать һәйкәле булган Чатыр тавына сәяхәт кылудан башланды. Үзенә байбакларның иң эре колониясен, бик озынга киткән бакыр рудникларын сыйдырган бу тау Татарстанның иң биек ноктасы булып тора. Шушы көнгә кадәр аның серләре ачылып бетмәгән әле.

Шәһәрнең мәдәният сараена җыелган кунакларны Азнакай

каласы һәм районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде.

- Республиканың һәрбер районындагы кебек, безнең Азнакай җирендә дә күпкә сәләтле, хезмәт сөючән, горур кешеләр яши. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән тарихи-мәдәни һәм рухи мирасыбыз туплана - , дип билгеләп үтте ул үзенең кереш сүзендә.

Халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры, тарихчы, археолог Альберт Борханов инициативасы белән оештырылган конференциядә чыгыш тоткан Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин, Әгъдәс Борганов, Мирфатыйх Зәкиев, Дамир Исхаков кебек күп санлы галимнәр төрле темаларны ачсалар да, аларны бер максат - халкыбыз узган тарихи юлларны ачыклауны дәвам итү, яшь буынга патриотик, интернациональ, экологик тәрбия бирү максаты берләштерде. Республика һәм район матбугат чаралары хәбәрчеләре белән уздырылган пресс-конференциядә дә шушы теләк кызыл җеп булып сузылды. Марсель Шәйдуллин, тарихчы һәм археологлар белән беррәттән мәктәп укучылары да катнашында Азнакай төбәгендә табыла торган археологик табылдыклардан музей ачуларын һәм бу юнәлештәге эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкләрен хәбәр итте. Үткәненнән хәбәрдар булган халыкның гына киләчәге бар, дип басым ясады ул.

Бу вакытта конференциядә катнашучылар берничә секциягә бүленеп, республиканың Көньяк-Көнчыгыш төбәге табигатен, тарихын өйрәнүне, бу хакта фикер алышуларын дәвам иттеләр. Акбаш мәктәбе тарихчысы Гөлнур Камаева хезмәттәшләрен Акбаш авылының моннан өч-дүрт гасыр элек башланган тарихы белән таныштырды. Кәрәкәшленең туган як тарихын өйрәнү музее директоры Гөлнара Хәмидуллина Ык елгасының кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләп, кунакларда зур кызыксыну уятты. Һәм безнең райондашыбыз конференция эшендә актив катнашканы өчен диплом белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев