Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балалар сәнгать мәктәбенең беренче җиңүләре

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучылары яшь музыкантларның Әлмәттә узган Фәрит Яруллин исемендәге "Яшь вокалчы" республика бәйгесендә катнаштылар.

Конкурс яшь башкаручыларның музыкаль иҗатын үстерүгә, аларның һөнәри осталыкларын камилләштерүгә, яңа талантлы башкаручыларны ачыклауга, шулай ук музыка сәнгатен пропагандалауны яхшыртуга һәм музыка сәнгатен киң популярлаштыруга булышлык итәргә тиеш булган. Конкурс шартларының берсе булып музыкаль әсәрләрне "тере" аккомпонементка башкару торган, фонограммага юл куелмаган. Конкурста катнашкан Оксана Җәләева тәрбияләнүчеләре бу юлы да бик шәп нәтиҗәләргә ирешкән.

- "Халык вокалы" номинациясендә Алия Хәсәншина I дәрәҗәдәге лауреат булды, Азалия Афзалова - II дәрәҗәдәге лауреат, Полина Маркеловага диплом тапшырылды, ә фортепиано озатуында Александр Алабьевның "Я вижу образ твой" дип аталган матур романсын башкарган Алинә Лотфуллина "Академик вокал" номинациясендә II дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады, - дип укучыларының уңышлары белән уртаклаша укытучы. - Безнең талантлы кызларыбыз яңа балалар сәнгать мәктәбе "маясына" беренче җиңүләр алып килде. Һәм без мәктәбебезнең бөтен коллективының иҗади җиңүләре һәм һөнәри осталыклары күп булачагына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев