Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы мәдәният хезмәткәрләре Акбаш җирлегендә кунакта

Кичә Акбаш авылы халкы Баулы шәһәренең мәдәният хезмәткәрләре әзерләп килгән концерт карап хозурландылар.

Әлеге матур кичәнең төп максаты булып ике ут күрше булып яшәүче Баулы һәм Ютазы районнары халыкларын дуслаштыру, дуслык күперләрен тагы да ныгыту, һәм тәҗрибә уртаклашу тора. Баулылар район халкы өчен үзләренең иң матур җыр һәм биюләрен, иң оста артистларын алып килгәннәр иде. Акбашлылар күңеленә бигрәк тә "Чишмә" халык ансамбле, Миләүшә Миннушинаның моңлы тавышы, үзе җырчы, үзе оста виртуоз баянчы, үзе биюче, бик күп халыкара конкурслар лауреаты Илфат Галимҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова, Руслан Сәетов, "Апрель" бию төркеме һәм башка артистларның чыгышлары һичшиксез үтеп керде. Алар әлеге кичәдә рәхәтләнеп ял итте, алкышлады.

- Менә инде ничә ел рәттән без Баулы районы мәдәният бүлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бу, иң беренче чиратта, үзара тәҗрибә уртаклашу булса, икенче яктан ике район арасындагы дуслыкны тагы да ныгыту, - дип билгеләп узды Ютазы районы мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәинова. Акбаш җирлеге башлыгы Илгиз Миннеханов, үз чиратында, акбашлылыар исеменнән артистларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Аларга киләчәктә иҗади уңышлар, тагы да югары үрләр яулауларын теләде. - Менә шулай кызу урак өстендә безгә килеп, күңелләребезне күтәреп, арыганнарыбызны бетереп ял иттергәнегез өчен чиксез рәхмәт сезгә, дип авыл халкы артистларны алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев