Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әбсәләмнең “Сердәш” ансамбле Чатыр-тауны әсир итте

Инде өченче ел рәттән Әбсәләмнең "Сердәш" ансамбле Азнакайда узган төрки халыкларның "Чатыр-тауда җыен" фольклор фестивалендә безнең район дәрәҗәсен яклый.

Азнакай районы киңлекләрендә урнашкан танылган Чатыр-тау түбәсе Татарстанның иң югары ноктасы булып санала һәм республикабызның тарихи мирасы булып тора. Биредә XVIII гасырда бакыр табыла, ә революциягә кадәрге чорда якындагы авылларның аксакаллары бирегә җитди сорауларны хәл итәргә, тәҗрибә уртаклашырга җыйналганнар. Тау битендә Кызыл китапка кертелгән сирәк үсемлекләр үсә. Кыскасы, әлеге тауда барысы да тарихның күп гасырлык рухы белән сугарылган һәм ул нәкъ этник фестиваль уздыру өчен туры килгән җир.
Узган шимбәдә Татарстаннан, Башкортстаннан, Чуашстаннан, Төркия һәм Үзбәкстан кебек төрки телле илләрдән, Әрманстаннан унбиштән артык иҗат коллективы төрки халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын яңадан тергезү һәм данлау өчен берләште. Әбсәләм авылыннан "Сердәш" фольклор коллективы исә тамашачыларга театральләштерелгән "Тула басу" милли йоласын күрсәтте.
- Дәрәҗәсе ягыннан фестиваль бөтенроссия чараларыннан бер дә калышмады. Безгә бәйрәм чит ил кунакларының традицион ашлары белән дә танышырга мөмкин булды. Табигатьнең соклангыч хозурлыгы, үзенчәлекле мохит һәм кунакчыл азнакайлылар безне әсир һәм гашыйк итте, - дип ансамбль әгъзалары үз тәэссоратлары белән уртаклашты.
Безнең артистларның иҗат юллары турында сөйләгәндә, коллектив Әбсәләмнең инициативалы ветераннары ярдәмендә өч ел элек оеша. Аларга безнең районда борынгы гореф-гадәтләр, йолалар, җыр-биюләрне башкару аша татар халкының мәдәни мирасын тергезү идеясе килә. Ансамбль оешуның беренче көненнән бүгенге көнгә кадәр сердәшлеләр өчен терәк булып районның мәдәният бүлеге начальнигы, Башкортстанның атказанган артисты Алсу Хөсәенова тора. Коллектив әгъзалары сүзләре буенча, ул барлык иҗади башлангычларда һәрвакыт матди ярдәм күрсәтергә әзер тора. Чигәләренә чал төшсә дә, үзенчәлекле талантларның, элек медицина учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең тормыш энергияләре ташып тора: үзләре костюмнар тегә, репертуар сайлый, концертлар куя, район һәм республика конкурсларында призлы урыннар яулый. Шул да ачыкланды, ансамбльдә катнашучылар арасында Башкортстан шәһәрләрендә яшәүчеләр дә бар. Әйтик, уңышлы үзешчән артистлар белән бер сафта атлау өчен баянчы-аккомпаниатор һәм аның тормыш иптәше хәтта Туймазы шәһәреннән килә икән. Соклангыч картина да күркәм кысага мохтаҗ булган кебек, безнең ансамбль дә инициативалы җитәкчедән башка яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмас иде. Ансамбль өчен мондый кеше - яшь, җитез, мәдәниятебез өчен "җан атып" торган Зөлфия Рәхмәтуллина булды.
- Без мондый нәтиҗәләргә ансамбльдә катнашучыларның тупланганлыгы аркасында ирешә алдык. Якын киләчәктә - иярчен балалар фольклор коллективы оештыру, алар өчен өлкән артистлар остазлар булачак. Күптән түгел булачак балалар ансамбле өчен борынгы музыка кораллары һәм костюмнар сатып алуга Мәдәният министрлыгының грант ярдәменә өмет баглап заявка бирдек. Зур хыяллар турында сөйләгәндә, бездә чит ил, әйтик, Төркиядә оештырылачак төрки халыклар фестиваленә бару фикере өлгереп килә, - дип сөйләде ансамбльнең киләчәккә планнары турында Зөлфия Рәхмәтуллина.
Әлбәттә инде, масштаблы фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашу иҗади үсешкә булышлык итә. Чөнки күнегелгән мохитта гына иҗат иткән очракта, үзеңне гадәти кысалар белән чикләү куркынычы бар. Иҗади затлар исә үз юнәлешен табар өчен яңа мәйданнарга, киңлекләргә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев