Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкә авылына да яз килгән

Җомга көнне Бәйрәкә авылының базар мәйданы шау-гөр килгән - халык, кышны озатып, язны каршы алган.

Көн салкынча булса да, кояш үзенекен итә - җылы нурларын сибә. Бәйрәм тамашасы мәктәп укучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашында күңелле әйлән-бәйлән уеннары, җыр-биюләр, әкият геройлары чыгышы белән башланган. Монда, шулай ук, һәр теләгән кеше карга боткасы, камыр ризыклары, кайнар чәй, төрле тәм-том белән сыйлана алган. Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бәйрәм күчтәнәче өләшкән - матур чыгышлары белән авылдашларының күңелен күтәргән.

Күркәм йола буенча, ел уңышлы һәм бәхетле килсен өчен, Кыш белән Язны көч сынаштырып, бәйрәкәлеләр авылларына яз килүен хәбәр иткән.

Кунакларның күңелле тавышлары һәм балаларның шатлыклы авазлары астында Кыш Бабай хушлашкан. Бәйрәмдә катнашучылар яз барыбызга да матур җылы көннәр, сихәтле яңгырлар, мул уңышлар алып килсен, дигән теләктә калган

Ләйсән Шигапова фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев