Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дим-Тамак авылында Баулы районының үзешчәннәре концерт күрсәттеләр

Узган атнаның шимбә кичендә Дим-Тамак авылы мәдәният йортында Баулы районының Исергәп авыл җирлеге үзешчәннәре бәйрәм алды концертлары белән чыгыш тоттылар.

Чыннан авыл халкы рәхәтләнеп ял итте бу көнне. Концертта күңелле-дәртле җырлар белән беррәттән Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлап биюләр һәм җырлар да яңгырады. Концертны Лилия Талипова җитәкчелегендәге "Ләйсән" вокал-ансамбле ачып җибәрде. Алып баручы Миләүшә Йосыпова сөйләгән шигырьләр тамашачы күңеленә үтеп керерлек булды.Илшат Йосыпов, Ирек Тямаев, Рүзилә Әбүзарова, Айрат Хәбиров, Надир Фәйрушин, Илнур Талипов, Айнур Хәбибуллиннарның матур җырлары авыл халкының күңеленә хуш килде. Әйтергә кирәк, бу кадәр талантлы егетне минем дә беренче тапкыр күрүем. Каян таптыгыз аларны һәм ничек сәхнәгә чыгара алдыгыз? - дигән соравыма мәдәният йорты мөдире Лилия Талипова:

- Алар барысы да кечкенәдән сәхнәдә үскән егетләр, барысы

да үзебезнең авылныкылар, дип горурланып җавап кайтарды. Зөлфия Шәрәкова җитәкчелегендәге "Салават күпере" бию ансамбле бәйрәмгә тагы да яктылык өстәде.

Дим-Тамак авылы ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин ут күршеләребезгә авыл халкын күңелле ял иттергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә әлеге очрашуны оештырган Исергәп авылы егете, Дим-Тамак авылы җирлеге депутаты Илкам Дәүләтовка аерым алкышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев