Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Габдулла Тукай исемендәге бүләк халыкара дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкин

Татарстанда мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә тапшырыла торган Габдулла Тукай исемендәге бүләк халыкара дәрәҗәгә ия булуы ихтимал.

Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татмедиа» республика агентлыгының матбугат һәм киң мәгълүмат элемтәләре коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

«Быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алды. Без Татарстан Рәисенә, Габдулла Тукай исемендәге бүләккә халыкара дәрәҗә бирү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иттек», – дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, хәзер Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре вәкилләре белән бу тема буенча сөйләшүләр алып бара.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/premiya-imeni-gabdully-tukaya-mozet-priobresti-mezdunarodnyi-status-6019488

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев