Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

«Ютазы йолдызлары» Халыкара бию бәйгесеннән җиңүләр белән кайтты

Ютазы районының яшь биючеләре Халыкара бию бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады

Халыкара бию көне алдыннан "Ютазы йолдызлары" ансамбле Казандагы "Вдохновение" Халыкара халык биюе конкурс-фестивалендә җиңү яулап кайтты. Жюри хөкеменә тәкъдим ителгән 150дән артык бию композициясе арасында ансамбль шәкертләре, югары дәрәҗәдәге осталыкларын һәм халык биюен яратуларын раслап, бүләкле җиде урын яулап кайтты. Ютазылыларның үзенчәлекле һәм чагу номерлары лаеклы бәяләләнде:
•2 дәрәҗә лауреатлар: "Красавица" биюе, "Мари биюе"
•3 нче дәрәҗә лауреатлар: "Солдат биюе"
•1 нче дәрәҗә Диплом: "Черноморочка", "Әйдәгез биибез", "Җәй"
•2 нче дәрәҗә Диплом: "Умарталыкта"

Ансамбль җитәкчесе Минзилә Абдурахманованы һәм аның талантлы тәрбияләнүчеләрен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар һәм илһам телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев