Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Казларны көзен йолкыйлар

Авыл халкында каз өмәләре үткәрү традициясе бар. Салкын Чишмә авылында яшәүче Лилия һәм Илгиз Шәрифуллиннар да каз йолкырга бөтен авылдашларына дәшкән.

Ишек алдында кош-корты уңган хуҗаның, гадәттә, өстәле дә сый-нигъмәттән сыгылып тора. Каз ите шулкадәр туклыклы, аны аз гына кушып җибәрсәң дә, теләсә кайсы ризыкның тәме үзгәрә дә куя. Каз итеннән пешерелгән өчпочмак һәм бәлешләр - татар халкының горурлыгы, какланган каз ите алдында исә бик зәвыклы кеше дә башын югалта. Каз, чәкчәк белән беррәттән, - туй мәҗлесенең күрке. Бу кошның эче-бавыры - деликатес, канатлары - себерке, ә йоныннан кабарып торган мендәр һәм ястык ясыйлар. Менә шундый отышлы кош булганга, безнең халык каз асрарга ярата да.

Җир өстенә ак кар яткач һәм казлар симергәч, өмәләр башлана. Ярдәмгә килгән берәүләр аның йонын йолкый, икенчеләр - эчләрен ала, өченчеләр - аяк-башларын чистартып, эре канатларны сыдыра. Ә өмәнең иң күңелле вакыты- чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Аларга ияргән яшүсмер кызлар сыдырылган канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата барган. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен өчен эшләнгән. Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп торган... Җирле клуб мөдире буларак Лилия Шәрифуллина китапханәче Зәһинә Ибраһимова белән берлектә менә шушы гореф-гадәтләрне истә тотып, җырлы-биюле бәйрәм оештырды. Капка төбендә үк корылган табында җырлап утырган самавыр һәркемне сый-нигъмәттән авыз итәргә чакырды.

- Сабан туеннан кала, халкыбыз яратып өлгергән икенче бәйрәм - ул каз өмәсе. Ул авылдашларны тагын да якынайта, аларның рухи дөньясын баета. Мондый гореф-гадәтләребезнең яшәвен, дәвам итүен һәр авылда күрәсе иде. Сезнең торак пунктыгыз кечкенә булса да, ул төш кенә. Ул урнашкан гүзәл табигать почмагы гына да матур эшләргә дәрт уята. Биредә яшәп, сезнең мәдәни тормышыгызны тулы кыйммәтле итүче кешеләр, мөгаен, илһамны тирә-юньдәге урман һәм таулардан да аладыр. Бүген сездә матур бәйрәм, әмма сез тагын да күпкә сәләтле, моның өчен бары тик бердәмлек һәм үзара ярдәмчел булу гына сорала. Шул очракта сез оештырган бәйрәмнәр тагын да күбрәк кунакларны үзенә җәлеп итәчәк, - дип хуҗаларны һәм кунакларны сәламләгән район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова, үз теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Элек-электән үк безнең халык эшкә бердәм тотынган, аны тәмамлап, бергә ял да иткән. Эштә дә, ашта да бергә булу аларны якынайткан, авыр вакытларда яшәү көче биргән. Каз өмәләренең янәдән тормышка әйләнеп кайтуы - кешеләрне туганлаштыруга гына түгел, илне туендыручы авылларны яшәтү һәм яшәртү өчен матур сәбәп булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев