Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Кзыл Ярда «Яруллин укулары»: шигърият һәм дуслык бәйрәме

Ф. Яруллин исемендәге Кзыл Яр мәктәбендә «Яруллин укулары»төбәкара конкурсы узды.

 «Бәрәкәт» проекты кысаларында Татарстан Дәүләт Советы гранты ярдәмендә икенче ел уздырыла торган чара Баулы һәм Ютазы районнарыннан 80гә якын катнашучыны, шулай ук Башкортостаннан кунакларны җыйды.

Яшь талантлар якташ шагыйрь Фәнис Яруллин сүзләренә иҗади шигырьләр укуда һәм җырлар башкаруда ярыштылар. Кунаклар иҗади форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

Конкурс йомгаклары буенча мәктәп укучылары искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр: Гыйләҗетдинова Зәмирә I дәрәҗә дипломга, Гыйләҗетдинова Айзилә һәм Хөсәенова Камилла II урынга лаек булдылар. Хисамов Данил, Хәмидуллин Кәрим һәм Насыйров Самир катнашучылар сертификаты белән бүләкләнделәр.

Кичәнең кульминациясе булып Кызыл Яр мәктәбенең гимны саналган «Анам теле» җырын бергәләп башкару булды. Педагогларны һәм укучыларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев