Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Подгорный авылында “Көтелгән очрашулар вакыты” дип аталган чара узды

Күптән түгел Подгорный авылында "Көтелгән очрашулар вакыты" дип аталган чара узды.

Ул мәдәният системасында - авыл клубында 25 ел дәвамында хезмәт куйган Сәрия Соловьеваның данлы юбилеена багышланды. Юбилярны авылдашлары, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, җирлек башлыгы, сыйныфташлары һәм балалары котлады. Мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова, Соловьева адресына иң яхшы теләкләрне юллап һәм Сәрия ханымның Подгорный мәдәният учагында эшләгән вакытында биредәге сәхнә осталарының Баулы районында гөрләүләрен ассызыклап, аңа район башлыгының мактау грамотасын тапшырды. "Мин андый хатын-кызлар булуын белми идем, без биюләргә кат-кат репитицияләр ясаганда, Сәрия апа кулыннан өчәр сәгать гармунын төшерми иде, - дип билгеләп узды Бәйрәкәтамак җирлеге башлыгы Земфира Кашафетдинова, юбилярның аеруча кешелекле, эчкерсез һәм үз эшенә тугры булуын ассызыклап. Ә юбилярның колачына бу көнне кабул иткән бүләкләре һәм чәчәкләре сыймады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев