Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район делегациясе II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында егерме елдан артык эшләүче "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелгән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына безнең район делегациясе дә чакыру алды.

Татарстан Республикасы районнарыннан - 60, Россия төбәкләреннән - 250, чит илләрдән 93 делегат белән беррәттән Бөтендөнья татар конгрессының район вәкиле, хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Минзилә Абдурахманова, Балалар иҗаты үзәге директоры Ралит Хәйдәров, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова һәм делегациянең асыл ташы булган Зөләйха апа Газизова Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткән пленар өлештә туган телне үстерү, гореф-гадәтләрне саклау, балаларда милли үзаң тәрбияләү кебек мөһим сорауларны уртага салып сөйләшүдә катнаштылар.

- Шулай да иң истә калганы - театр фойесында оештырылган халык һөнәрчелеге товарлары - калфаклар, читекләр, күлмәкләр, гармуннар күргәзмәсе белән беррәттән үзенең туку станогы белән түрдән урын алган Зөләйха апа суккан келәм-паласларның кунакларда зур тәэсир уятуы. Чал чәчле, ачык йөзле райондашыбызның зәвыклы эшләнмәләре белән хәтта республикабызның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кызыксынды. Форум узган көннәрнең берсенә туры килгән туган көне уңаенан Зөләйха апага "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова истәлеккә бүләк тапшырды. Татар хатын-кызлары тәкъдиренә багышланган тематик спектакль дә, "Сөембикә" журналының 100 еллыгы хөрмәтенә оештырылган мәдәни кичә дә онытылмаслык хисләр калдырды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Минзилә Абдурахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев