Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Туган як» җырын башкаручы Вәсилә Фәттахова вафат

26 гыйнвар көнне танылган җырчы, Татарстан һәм Башкортстаның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафат булды. Моның турында үзенең Вконтактедагы сәхифәсендә радио алып баручысы Эльмир Булатов хәбәр итте. Сишәмбе көнне танылган җырчы, татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова якты дөнья белән хушлашты. Иң зур танылуны аңа «Туган як» дигән җыр китергән...

26 гыйнвар көнне танылган җырчы, Татарстан һәм Башкортстаның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафат булды. Моның турында үзенең Вконтактедагы сәхифәсендә радио алып баручысы Эльмир Булатов хәбәр итте.

Сишәмбе көнне танылган җырчы, татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова якты дөнья белән хушлашты. Иң зур танылуны аңа «Туган як» дигән җыр китергән иде.

Вәсилә Фәттахова Башкортстаның Белорет шәһәрендә туа. 1999 елдан Айдар Галимов театр-студиясендә эшли. Аның «Туган як» җыры татарлар арасында бар Русия буйлап тарала, җырны хәтта интернациональ дип тә атыйлар, кайбер төбәкләрдә аны татарлар белән башка милләт кешеләре дә башкара.

Иң танылган җырлар арасында шулай ук «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Ялгыз миләш», «Ач әле йөрәгеңне», «Кыз бала» кебек композицияләр бар.

Социаль челтәрләрдә йөзләрчә кеше 35 яшьлек җырчының үлеме уңаеннан кайгысын белдерә, аның җырларын урнаштыра. Вәсилә 31 декабрь көнне генә туган көнен билгеләгән иде.

azatliq.org

Источник: http://samtatnews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев