Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туктал, мизгел... табигать, нинди гүзәл син

"Табигать палитрасы" бәйге-күргәзмзсенең җиңүчеләре билгеле булды. Аның өчен үз эшләрен районның яшь һәм "өлгереп җиткән" фотографлары тәкъдим итте.

Конкурсның Экология елына багышлануы һәм ул киң җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү, табигать мирасын саклау һәм фотосурәткә төшерү сәнгате ярдәмендә табигать байлыгын һәм нәфислеген ачуга җәлеп итү максатында уздырылуы сәбәпле, тирә-юньдәге табигать гүзәллекләрен һәм анда яшәүчеләрнең тормыш чагылышларын күрсәтүдән тыш, анда бу теманы тасвирлау да тәкъдим ителгән иде. Конкурста катнашырга 29 кеше теләк белдерде, алар арасында балалар да бар. Объектив булу максатында, эшләр күргәзмәгә килүчеләр, жюри әгъзалары һәм Интернеттан файдаланучылар тарафыннан бәяләнде. "Табигать кешеләрне һәрвакыт төрлелеге белән таң калдырды, һәркемгә үзенең күп яклы дөньясын ачты, - диделәр конкурсны оештыручылар булып торган район мәдәният йорты хезмәткәрләре. - Безнең туган төбәгебезнең табигате күркәм пейзажларга һәм чәчәкле яланнарга бай. Әмма юкка гына, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, димиләр. Безнең фотоконкурс - ул үзебезнең уникаль, һәм һичшиксез, гүзәл урыннарны күрсәтү ысулы".

Эшләрдә тематиканы ачу, иҗади якын килү һәм әсәрнең сәнгать дәрәҗәсе бәяләнде. "Объективта - Экология елы" номинациясендә иң яхшысы дип урыссулы Матвей Кузнецов фотосурәте табылды. Икенче урынны жюри Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучысы Карина Кощиенкога бирде, өченче урында - шул ук мәктәп укучысы Радмир Дәүләтчин. "Төсләр һәм чәчәкләр дәньясы" номинациясендә җиңүне Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучысы Злата Мизгирева яулады, икенче урын - урыссулы Гүзәлия Кариповада, өченче - урыссулы Нурия Хәсәнова. "Искитәрлек күренешләр якында гына" номинациясендә Акбаш мәктәбе укучысы Рафаэль Закиров җиңде, икенче урын урыссулы Раил Әхмәтовка бирелде һәм өченче урында - урыссулы Фәнүзә Ибраһимова. Интернет тавыш бирү юлы белән билгеләнгән тамашачылар симпатиясе призы урыссулы Светлана Картушинага тапшырылды. Конкурсны оештыручылар җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр белән билгеләде. Кайбер конкурста катнашучылар бәйгенең химаячесе булып чыгыш ясаган фотосалоннарның берсеннән акчалата сертификатлар кабул итеп алды. Жюри рәисе - балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Камил Ибраһимов эшләрнең авторларына конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, дөньяга карашлары өлкәннәрдән үзгә булган балаларны аерым билгеләп үтте.

Бәйгедә катнашучыларның эшләре тәкъдим ителгән күңелле кичәне үзенең чыгышлары белән "Семь нот" балалар вокаль ансамбле бизәде, ул тамашачылар өчен конкурс темасына аваздаш җырлар башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев