Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу гимназиялеләр - “Тамчы-шоу” җиңүчеләре

Урыссу гимназиясенең "Тамчы-шоу" уенында катнашу тарихы сентябрь аена барып тоташа.

Әзерлек этабы гимназия директоры Белалова Гөлдания Нурлыгаян кызының әлеге тапшыруда катнашырга теләк белдереп язылган хатыннан башланды. Чакыруны һәм уенның нигезләмәсен без түземсезлек белән көтеп алдык.

"Тамчы-шоу" уены кысаларында дүрт турдан торган бәйгегә 6 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Ильвина, 7 нче сыйныфтан Хәкимова Алия, ә 8 нчедән Идрисова Әдилә үзләренең командаларын булдырып, гимназиябез һәм районыбыз данын якларга әзерләнә башладылар. Бу - күпкырлы белем таләп итә торган интеллектуаль уен. Огнева Зөләйха Касыйм кызы, Ахунова Венера Салих кызы һәм Садыйкова Фирүзә Илкам кызы җитәкчелегендә кызлар география, татар теле, татар әдәбияты, шулай ук дөньяви билгеле мәгълүматлар буенча үзләренең белемнәрен тирәнәйттеләр.

Менә көтеп алган 2 нче ноябрь көне җитте. Көчле җиңү дәрте белән без Казан шәһәренең Ш.Усманов урамында урнашкан "Яңа гасыр телевидениесе" студиясенә юл тоттык. Әлки районының Базарлы Матак гимназиясе укучылары белән безнең "Тамчылар" командасы уен башында очраштылар. Командалар бер-берсенә игътибарлы, хәтта ярдәмчел дә булдылар. Ләкин бәйге бәйге инде. Аның җиңүчесе булырга тиеш. Гимназиябез укучылары үзләренең көндәшләреннән көчлерәк булуларын күрсәтеп, беренче урынга чыктылар.

Киләчәктә дә укытучыларыбызга һәм укучыларыбызга сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез! Афәрин сезгә, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев