Авылларда, шулай ук районыбыз үзәгендә дә район мәдәният йорты яшьләре колгага сөлгеләр бәйләп, матур милли киемнәрдән өйдән-өйгә кереп бүләкләр җыеп, урамнарны күңелле җырларга күмеп уздылар.Инде ничәмә-ничә еллар буена йөри-йөри шомарган колгага, билгеле, иң әүвәл чигүле сөлгеләр, чигүле кулъяулыклар элделәр. Кемдер йомырка, кемдер хуш исле сабын бүләк итте. Бу көнне җыелган бик күп баш яулыклары киләсе Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә кадерле бүләк булачак.
Мәдәният
Урыссуда киләсе Сабан туй бәйрәменә бүләк җыйдылар
Кичә Урыссу урамнарын тальян моңына күмеп, кыңгыраулар таккан атка утырган яшьләр ямьле Каклы-күл аланында узачак Урыссу Сабан туена бүләк җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев