Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Урыссулы Кристина Касланова "Очрашу урыны" проектын гамәлгә ашыру өчен 100 мең сум акча отты

Урыссуда яңа мәдәният-ял мәйданы булдыру турындагы "Очрашу урыны" проектын яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык уздырган бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында кабул иттеләр һәм аны тормышка ашыру өчен грантлы ярдәм кысаларында йөз мең сум акча бүлеп бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, проект авторы, урыссулы Кристина Касланова район башлыгы алдына районыбыз Мәдәният йортының арткы як мәйданында саф һавада тематик кичәләр, кызыксынучылар өчен клублар, мастер-класслар оештыру тәкъдиме белән чыккан иде. Активист үз идеясен Клязьма елгасы буенда узган "Максатлар территориясе" бөтенроссия яшьләр мәгариф форумында тәкъдир итте. Шунысын да өстәргә кирәк, проектны тормышка ашыру киләсе елның җәйге чорына туры киләчәк. Әлеге проект идеясе белән тулырак "Вконтакте" социаль челтәрендә https://vk.com/kultura_urussu сылтамасы буенча күчеп танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев