Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Урыссуның яшь музыкантлары Җәлилдә үткән бәйгедә катнаштылар

Күптән түгел Җәлил бистәсендә яшь музыкантларның Фәнис Яруллин исемендәге республика бәйгесе узды.

Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең яшь музыкантлары безнең районны лаеклы яклады. Әйтик, "Фортепиано ансамбльләре" номинациясендә Элина Солтанова һәм Лия Гыйльфанова I дәрәҗә дипломантлар исеменә лаек булдылар; Маша Борисова һәм Ильяс Галимуллин II дәрәҗә дипломантлар исемен алдылар; III дәрәҗә дипломнар белән Карина Гайнетдинова һәм Элина Солтанова бүләкләнде. Яңа йолдызлар уңышы педагоглары Наилә Бәдыкшина һәм Ирина Иванаевскаяның талантлы җитәкчелек итүләре аркасында мөмкин булды. Безнең бәйгедә катнашучылар музыкаль тәэссоратлар өермәсе һәм яңа иҗади башлангычлар өчен илһам алып кайттыллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев