Ютазы таңы

Ютазы районы

Рус Тат
Мәдәният

Ветераннар чыгыш ясады

Район мәдәният йорты сәхнәсендә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның район конкурсы узды.

Әлеге конкурс республикада игълан ителгән "Балкыш" ("Сияние") фестиваль кысаларында узды. Конкурста катнашучылар - авыл җирлекләре һәм бистәдә яшәүче өлкән яшьтәге һәвәскәрләр. Җыр, бию, нәфис сүз, сценкалар - барысы да булды. Чара җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Компетентлы жюрига җыр-моңга оста үзешчәннәр арасыннан иң-иңнәрне сайлау читенгәрәк туры килсә дә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урынны хор номинациясе буенча "Истоки", вокаль ансамбльләр арасында "Родники" ("Электросоединитель"), икенче урын - Ютазы авылы вокаль дуэтына, өченче урын "Ветеран" клубына бирелде. "Шигърият" номинациясе буенча беренче урынга В. Новикова чыкты (Урыссу ш. т. б.), икенче - Ф. Гариповага (Байлар авылы) бирелде, өченчедә - Р. Габбасова (Урыссу ш. т. б.) Хореография номинациясендә беренче - И. Шәймәрданова (Урыссу ш. т. б.), икенче - Г. Вәлиева (Урыссу ш. т. б.), өченче - Н. Кәримова (Подгорный). Соло-вокал номинациясендә З. Кәримова (Иске Каразирек) беренче урынны алды, икенчедә - К. Гарифуллина (Яңа Каразирек), өченче урынга Ютазы авылыннан Е. Семенов лаек булды. Тамашачылар симпатиясе призын Ютазы авылыннан баянчылар триосы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев