Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Каразирек авыл клубында балалар ёлкасы үтте

Яңа Каразирек авыл клубында каникуллар чорында, балалар өчен "Яңа ел кичәсендә" исемле балалар елкасы үтте.

Авылда яшәүче балаларны мондый күркәм бәйрәмгә җыю , аларның ирешкән уңышларын барлау, һәрбер баланың чыгышын горурланып тыңлау, әти- әниләргә ,авыл халкына да -яхшы традицияга әверелде.
Яңа ел бәйрәме алдыннан ,һәркем, олысы кечесе, могҗиза көтәбез.Бу көнне балалар матур итеп,төрле маскаларда киенеп килгән иделәр.Залда бизәлгән яшел чыршы тирәли әйлән- бәйлән уйнаган балалар Кыш бабай белән Кар кызын түземсезлек белән көттеләр.


Йөгереп биюче кызларыбыз "Ләйсән" төркеме, үзенең матур тавышы белән,Уфадан кайткан кунак кызы -Шарапова Азалия, Биюче кызлар "Бабушки старушки" төркеме, урман җәнлекләре булып киенүче балалар, "Яңа ел кичәсендә" тамаша балаларның һәм килгән кунакларның күңелләрен күтәрде, зал алкышларга күмелде.

Ә иң көтеп алынганы Кыш бабайдан бүләк иде. Бер генә балада бүләксез калмады., ә маскаларда киенеп килүче балалар икеләтә бүләкле булдылар. Төрле кызыклы уеннар һәм лоторея уеннары уйнатылды. Әйе, балаларга , "Яңа ел бәйрәме озак күңелләрендә сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев