Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Каразирек авыл клубында Иске Яңа елны каршыладылар

Яңа Каразирек авыл клубында Иске Яңа елны каршыладык һәм театр коллективы өчен "Дискотека -80-х" оештырдык.

Авыл клубында эшләп килүче "Театр" түгәрәгенә кызлар,егетләр бик теләп йөриләр. Бу коллектив барлык үткәрелә торган чаралар да актив катнашалар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, театр яратучылар игътибарына "Егерме елдан соң" исемле драма тәкъдим ителде.

Безнең коллективта талантлы,театрга гашыйк кешеләр җыелган. Спектакльдә катнашучылар танылган артистлар түгел, алар авылыбызның гап-гади кешеләре, һәркайсы балалар үстерә, гаиләсен тату матур итәргә омтыла. Араларында төрле һөнәр ияләре бар: социаль хезмәткәре И.Исламова, мәктәп директоры Г. Гафиятова, тәрбияче Г.Каюмова, пешекче Р.Сабитова, бухгалтер А Ракипова, А.Валиева, мәктәп укучылары И.Ильясов, Р.Ракипова, Ф.Гараев, Г.Валиева Һәрберсе рольләрен тырышып, төгәллек белән, чын артистларча оста уйнадылар.

Бүгенгесе көндә яңа спектакль өстендә эшлибез. Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын күргәнегез бардыр. Кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Пар канатлы булып, гомер юлларын да әнә шулай үзегез сайлаган ярларыгыз белән парлап үтәргә язсын. Ә укучылар укуларын яхшы бетереп, үзләре теләгән уку йортларына керсеннәр.

Чын күңелемнән Г.Ильмираны һәм редакция коллективын Яңа ел бәйрәме белән тәбриклибез. Сезгә авыр эшегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев