Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа Каразирек халкы атлар да иярләде, бүләк тә әзерләде

Без, яңакаразиреклеләр, элеке йолаларны онытмыйча, бәйрәмнәрне күңелле итеп уздырабыз.

Сабантуй - ел саен көтеп алынган зур милли бәйрәмебез. Сабантуйга бүләк җыюның үз серләре бар. Бу эшне безнең авылда акыллы, тәртипле егетләребез башкара. Аларга гармунчы егет, чибәр кызлар һәм балалар ияреп йөри.
Яңа Каразирек белән Иске Каразирек уртасындагы Каенлык аланында, ике авыл халкы бергә җыелып, Сабан туен бәйрәм иттек. Тантанага хөрмәтле аксакалларыбыз, районыбыз кунаклары, игенчеләребез, ерактан сагынып кайткан авылдашларыбыз җыелды. Аларны хөрмәтләп, үзләренең моңлы җырларын Азнакай артистлары бүләк итте.
Икенче көнне узган район Сабан туенда да сынатмадык - чатырыбызга килгән кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдык, җыр-моң белән озатып калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев