Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ютазылылар Баулы районында кунакта булып кайттылар

Хансевәр авылында "Дуслар белән очрашу" дип исемләнгән концерт булды. Концертны Ютазы районы үзешчәннәре куйды. Тик концерт карарга санаулы гына кеше килде.

- Без Баулы районы белән кара-каршы инде өч ел дәвамында концертлар куябыз. Үзебезнең сәләтләрне күрсәтү белән беррәттән, рәхәтләнеп кунак та булабыз, кунак та итәбез. Безнең Ютазы районында Баулы артистлары 5 нче август көнне булып киткәннәр иде. Һәрберсендә үзенчәлекле, йөрәккә ятышлы, матур тавышлар. Мин шәхсән үзем Фәнзия Галләметдинованың җырларын тыңлаганда хәтта күңелем тулып, елап утырдым,- диде Ютазы районы мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәинова.

Ике сәгатькә якын барган концерт программасы бер сулышта каралды. Ютазы районында 1990нчы еллардан бирле эшләп килүче "Моңсар" халык ансамбле җырлары, "Ютазы йолдызлары" бию ансамбльләре сәхнә күрке булдылар.

- Тамашачыларның аз булуы безнең кәефне бер дә төшермәде. Зал тулымы яки анда 10 кеше утырамы - ул бит барыбер тамашачы. Без үзебез алып килгән программаны аңа карап кыскартмадык. Килгән кешеләр рәхәтләнеп ял итсен, алар бит концерт карарга килгәннәр, - диде Ютазы районы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева.

Концерттан соң Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов килгән артистларга рәхмәтен белдерде, иҗат уңышлары теләде. Ул халыкның концертта килмәвен аз гына алдын узган яшенле, көчле яңгыр белән бәйле булуын да әйтте.

Чыганак: http://bavly-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев