Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ютазылылар Габдулла Тукай хәтирәләре белән яши

Ютазы авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга 130 ел тулуны зурлап бәйрәм иткәннәр.

Китапханә хезмәткәрләре Зилә Камаева һәм Раушания Шияпова әлеге дата уңаеннан матур концерт оештырган. Үзешчән сәнгать осталары чыгышы, сәхнәләштерелгән тамашалар, тематик шигырь һәм җырлар - һәрберсе тамашачыларда җылы хуплау тапкан. Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова хәбәр итүенә караганда, башкарылган һәр концерт номеры - халкыбызның ифрат та талантлы булуын тагын бер кат дәлилләгән. Әйтик, Ютазы мәктәбе укытучысы Рәисә Вафауллина Тукайга багышлап иҗат иткән шигырен укыды. Ветераннар клубы вәкилләренең матур милли киемнәрдән чыгып, күңел җылысы белән сугарып башкарган һәм җырлары көчле алкышларга күмелгән. Авылның ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина, ветераннар клубы әгъзасы Гүзәл Корбанова, мөслимә Фәния Рәфыйкова чыгышларын да тамашачы җылы кабул иткән. Ә инде җирле балалар бакчасы нәниләре - биш яшьлек Рамина Егорова белән җиде яшьлек Гомәр Хафизовның тыңлаучыларның йөрәген әсир итәрлек чыгышлары, әлбәттә, беркемне дә битараф калдырмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев