Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазылылар кинофильмнар карарга ярата

Заман кешесенең тормышын кинодан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Киноның күп жанрлылыгы һәркемгә үзе өчен кызыклы фильмнар сайларга, ә заманча мәгълүмати технологияләр аларны теләсәң кайда һәм үзең теләгән вакытта карарга мөмкинлек бирә.

Әмма телевидениенең ул кадәр дәрәҗәдә алга китмәгән һәм яхшы фильмны кинотеатрда гына карарга мөмкин булган вакытлар хәтердә әле. Урыссулыларның өлкән буынының бистәдә өч йөз урынлык киң экранлы кинотеатр төзелә башланган вакыт - 1959 елның декабре исендәдер. 1962 елның 30 июнендә "Восток" кинотеатры файдалануга тапшырыла. Аның беренче директоры Камал Галимова була. Ул коллективны унбиш ел дәвамында җитәкли. Ул елларда тәкъдим ителгән кинотасмалар аншлаглар җыя. Фильмнар шулай ук авыл клубларында да күрсәтелә. Телевидениене үстерүгә ясалган акцент вакыты белән тамашачыда кинотеатр популярлыгын киметә. Кызганыч, аны саклау өчен коллективның энтузиазмы гына җитми. Әмма районның озак еллар Светлана Усманова җитәкләгән киновидеоучреждениесе яшәвен, шулай ук, яшьләр һәм укучыларны идеологик тәрбияләүдә зур роль уйнап, алар өчен мәдәни-агарту фильмнары күрсәтүен дәвам итә, димәк, кайчандыр Ленин бабабыз әйткәнчә, сәнгатьләрнең иң әһәмиятлесе булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев