Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Матбугат-2026

Бергә эшлиләр дә, бергәләшеп «Ютазы таңы»н да укыйлар

Бүген без район гәзитен алдырган һәм укыган коллектив турында сөйләргә телибез.

Сүз "Уңыш" авыл хуҗалыгы җәмгыяте – безнең районда сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче предприятие бухгалтериясе хакында бара. Нәкъ менә биредә,  хуҗалык уңышы турында саннар  бәянләгән җирдә, район яңалыкларын һәм файдалы мәгълүматны укып барырга вакыт табалар да инде. 
Һөнәри бәйрәм – Бухгалтер көне алдыннан без тугры гәзит укучыларыбызга рәхмәт белдердек һәм дә әлеге  мөһим тармак хезмәткәрләрен котладык.  Таныш булыгыз. "Уңыш" финанслары сагында уяу торучылар – баш бухгалтер Эльвира Кулиева, бухгалтер-икътисадчы Эльвира Шәфыйкова һәм хезмәт хакы, түләүләр өчен җаваплы бухгалтер Лилия Дәүләтова. Алар барысы да тәҗрибәле белгечләр генә түгел, "Ютазы таңы"ның ышанычлы дуслары  да.
Мәсәлән, 26 елдан артык эш стажына ия булган бухгалтер Лилия Эрнсовна Дәүләтова  туган хуҗалыгы һәм район тормышы белән даими кызыксынып тора. Ул үзе тумышы белән Ютазы авылыннан,  "Коммерцияле предприятиеләрдә бухгалтерлык хисабы" белгечлеге буенча Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжын тәмамлаган. Инде 19 яшендә үк Лилия ханым Ютазы авыл җирлегендә бухгалтерлык эшен җитәкләүгә керешә, үзен һөнәр остасы һәм җаваплы белгеч буларак танытуга ирешә. Кассир, кадрлар буенча белгеч сыйфатында эшли һәм һәрвакыт үсеш юлында булырга омтыла. "Уңыш" җәмгыятендә исә аның тәҗрибәсе һәм тирәнтен белеме хезмәт хакы, салымнар, үсемлекчелек, терлекчелек буенча исәп-хисаплар өлкәсендә куллану таба. 
"Бухгалтер эше даими укуны һәм квалификация күтәрүне таләп итә, – ди Лилия Эрнсовна. - Без исә һәрчак киңәшләшеп эшлибез, бер-беребезгә катлаулы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәбез".
"Ютазы таңы"ннан алынган  яңалыклар турында да нәкъ менә коллективта, бергәләп фикер алышу күңелле дә инде. Район яңалыкларыннан хәбәрдар булу, кызыклы кешеләр белән танышу, авыл хуҗалыгы турында файдалы мәгълүмат табу – боларның барысын да район гәзитеннән укып белергә мөмкин. Һөнәри бурычларын үтәүдән буш вакытны якташларыбыз актив үткәрергә тырыша. Кемдер чәчәкләр үстерү белән мавыга, үз өендә чагу төсләр һәм хуш ис  тулы соклангыч мохит булдыра. Бәгъзеләр исә атлар белән аралашудан җан тынычлыгы таба, әлеге гаҗәеп җан ияләреннән ургылган илаһи көч һәм нәзакәтлелеккә соклана.
Янә дә алар барысы да гүзәл аналар, инде балалары үсеп буй җиткезгән. Әниләр газизләренең казанышлары белән ихлас горурлана,  теләсә кайсы башлангычларында ярдәм итәргә омтыла һәм чын күңелдән һәр уңышка шатлана. Мәшгульлеккә  карамастан, алар һәрвакыт гаиләдә үзара аралашуга, җылы сөйләшүләргә,  бергәләп сәяхәт кылырга вакыт табалар. Лилия, мәсәлән, буш вакытын  аш-су әзерләүгә һәм чәчәкләр үстерүгә багышлый. Ә бу, мәгълүм булганча, саннар даирәсеннән ял итүнең, кәеф күтәрүнең менә дигән ысуллары.
Дуслар, ә сез "Ютазы таңы”на язылырга онытмадыгызмы? Басмага язылу – район үсешенә һәм аның елъязмасын тулыландыруга сезнең тарафтан керткән зур өлеш ич ул. Бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев