Урыссу гимназиячеләрдә кунакта чын котыпчы булды
Урыссу гимназиясе укучылары үзләре янына кунакка килгән ике совет антарктик экспедициясендә катнашкан Кәрим Аксәитовны зур кызыксыну белән тыңладылар.
Кәрим Аксәитов Санкт-Петербургта гомер кичерә, ә Иске Урыссу авылына кунакка кайткан. Ул безнең дәрескә чакыруыбызны һәм балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү тәкъдимен зур теләк белән кабул итте. Аның балалар белән очрашуы аның "туган" "Мирный" поляр станциясенең 60 еллыгын билгеләп узган чорга туры килде.
Аксәитов - чын мәгънәсендә котыпчы. Аның сүзләре буенча, Антарктида - бөтен планета һава торышының кухнясы. Биредә кешенең тормыш эшчәнлеге гамәлдә нульгә тигез һәм котыпчылар климат үзгәрешен бернинди коачауларсыз күзәтә ала. Безнең ил Антарктиданы әле 1955 елда ук үзләштерә башлый. Нәкъ менә шул вакытта әлеге территорияне тикшерү өчен беренче комплекслы антарктик экспедиция формалаштырыла. Һәм шуннан бирле серле бозлы кыйтгага карата кызыксыну сүнми. Россия станцияләре Антарктиданың бөтен периметры буенча урнашкан. Безнең күзәтү системасы - яхшылардан берсе. Безнең биш кышлау станциясе һәм шул кадәрле үк сезон кыр базасы бар. "Мирный", "Восток", "Прогресс", "Новолазеревская" һәм "Беллинсгаузен" кышлау станцияләрендә ел дәвамында 110 полярник яши. Әлеге срок узганнан соң, аларның тикшерүчеләрнең башка төркеме алыштыра. Кайвакыт кайберәүләр икенче кышлауга кала. Бер станциядә 20дән алып 40 кешегә кадәр яши. Бу станция начальнигы, ике табиб, пешекче, механик-дизельчылар, шоферлар, төзүчеләр, электрчылар, элемтәчеләр, метеорологлар, биологлар, гидрологлар яши.
- Кәрим Монасыйпович, Антарктидада кешеләр нинди йортларда яшиләр?
- Тыштан йортлар контейнерларга яки төзелеш көнкүреш бүлмәләренә охшаган, әмма җылытылган сэндвич-панельләрдән ясалган, тәрәзәләре түшәмдә һәм ян якта. Һәр өйдә икәү булган бүлмәдә бер-ике кеше яши. Юынгыч һәм бәдрәф тамбурда.
- Котыпчылар ни белән туклана?
- Азык-төлекне, тәза яшелчә-җимешләрне дә кертеп, безгә үзебезнең заявка буенча Көньяк Африкадагы Кейптауннан очкычларда алып киләләр.
- Кайда ризык әзерлисез?
- Электр плитәсендә, әмма ул өйдәгегә караганда, куәтлерәк.
- Эчәргә яраклы су нинди чистарту системасын уза?
- Суны чистартырга кирәкми. Без бозны эретәбез һәм дистиллированный су барлыкка килә, аңа витаминнар өстибез, чөнки чиста килеш дистиллатны эчү зарарлы.
- Чүп-чарны ничек утильләштерәсез?
- Антарктидадан бөтен чүп, азык-төлек калдыкларын һәм ягулыктан бушаган мичкәләрне дә кертеп, очкычлар һәм су транспорты белән чыгарыла.
- Пингвиннарны күргәнегез булдымы?
- Пингвиннарны күрдем. Алар белән дуслашып булмый, шул ук вакытта алар бик кызыксынучан һәм ерактан үзләренең "кардәшләре" дип белеп, кешеләргә каршы йөгерәләр.
- Алар капшап карауга нинди?
- Канатлары каты. Ә алар астында йомшак һәм җылы мамыклары бар.
- Антарктидада очкыч җиргә йомшак "утыра" аламы?
- Көпчәкле шасси урынына чаңгылар куелган зур булмаган очкыч 50 сантиметр тирәнлектәге карга "утыра" ала. ИЛ-76 кебек зур очкычлар каты бозга гына төшәргә мөмкин.
- Сез начар һава торышы булганда, ничек хәрәкәт итәсез?
- Кар бураннары чыкканда, өйдә утыруың яхшырак. Әмма полярниклар яшәгән станцияләрдә бураннарда һәм караңгы вакытта хәрәкәт итү өчен трослар һәм арканнар сузылган яки тотынып йөрү өчен култыксалар куелган.
- Сезнең поляр балкышны күргәнегез бармы һәм ул ике ярымшарда төрлечәме?
- Күргәнем бар. Балкышлар бераз төсләре буенча аерыла. Көньякта кызыл төс күбрәк.
- Сез ничек полярник булдыгыз?
- Абыем чакырды. Ике тапкыр барып кайттым һәм бик ошады.
- Станцияләрдә электр ничек эшләнә?
- Һәр станциядә дизель-генератор тора, ул солярка белән эшли. Ул бөтен станцияне җылыта да инде.
- Техника өчен нинди ягулык кулланыла?
- Бензин һәм дизель ягулыгы. Ә очкычлар өчен - авиацион керосин.
- Антарктидада иң киң таралган транспорт нинди?
- Вездеход. Ул чылбырлы, шуңа күрә уза алмаган җире юк.
- Нинди кеше полярник була ала?
- Станцияләрдә таләп ителгән һөнәрләрнең берсенә ия булса, һәркемнең Антарктидага бару шансы бар. Теләүчеләр арасында бик катгый сайлап алу үткәрелә. Төп параметр - тел-теш тидергесез сәламәтлек.
Тере легенда - котыпчы Кәрим Аксәитов белән әңгәмә гимназия укучыларына бик ошады. Очрашу ахырында укучылар кунакка мавыктыргыч әңгәмәсе өчен рәхмәт белдерде һәм истәлеккә бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев