Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссу гимназиясе укучысы Алинә Әхмәтова журналист булырга хыяллана

Гүзәл мәркәзебез Казанны мин бик яратам. Анда баруым да беренчесе генә булмаса да, аларның һәрберсе күңелгә үз истәлекләре белән кереп кала. Әле моннан алда гына Казаныбызда узган "А.С.Пушкин һәм Г. Тукай йолдызлыгында" I Республикакүләм бәйгесендә катнашып, III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булган идем. Әле күптән түгел кабат барырга мөмкилек туды.

Балалар иҗаты үзәгенең "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчесе, Урыссу гимназиясенең 8 сыйныф укучысы.

Бу юлы язучылар белән күрештек. Мин, былтыргы көз айларыннан ук башланып, быелның маена кадәр дәвам иткән "Үз юлым" - "Своя строка" бәйгесендә катнаштым. Аны узган гасырның башларыннан ук чыгып килүче, үз тарихы булган "Ялкын" журналы уздырды. Бәйге аерым остаханә-лабораторияләр формасында үткәрелде. Һәр төркемнең дә үз остазы бар иде. Минем остаханәм Халисә Ширмән җитәкчелегендә эшләде. Халисә апа - ул оста телле язучы! Аның һәр хикәясе, шигыре хис-дәрья дөньясына алып кереп китә. Ул иҗат икән әсәрләр бик кызыклы. Теле дә аңлаешлы, язкчы җиңел итеп яза белә. Өстәвенә, Халисә апабыз үзе сөйкемле, йөзендә гел елмаю балкый. Чиста, якты күңелле кеше ул! Аннан дәресләр алуыма бик сөенеп яшим.

Халисә апаның иҗат җимешләре арасыннан иң күңелгә ятканы "Бакага сабак бирү" әсәре булды. Белмим, нигә ошыйдыр ул миңа шулкадәр?! Бәлки, мин дә кечкенә чакта, әсәрнең төп герое шикелле, башкаларга сабак бирергә яраткангадыр?! Ә бәлки бөтен хикмәт төрле шуклыклардадыр?! Хәтерлим, миңа ул вакытта 12-13 яшь тирәсе булгандыр. Авыл баласы гел кош-корт, мал-туар арасында кайнаша бит инде. Кызык эзләп, башка авыл балалары белән ата казны ыслатырга булдык без. Ник кирәк булгандыр инде?! Кызыгы шул: ата казны үрти башлыйсың, ә ул, очып килеп, ыслый башлый. Ачуы чыккан "гаилә башлыгы" шулчак арттан куарга тотына һәм бала-чага шау-гөр килеп, төрлесе төрле якка йөгерә башлый. Бу шөгыль балаларның көндәлек гадәтенә әверелде. Бервакыт, көндәгечә, бала-чага ата-казны уратып алып, үрти башлады. Белмим, бәлки, ата казны бу үртәүләр туйдыргандыр, кирәк бит, ата казыбыз баш очыннан гына выжылдатып очып китмәсенме! Бу безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Ата каз исә бер урынга барып басты да, яңадан, канатларын кагып, балалар янына килеп утырды. Малайларның һәм кызларның бәләкәй генә күзләре шар кадәр булды. Аннан, ачуланып һәм ысылдап, каз аларны куарга тотынды. Бер кечкенә генә кызчык, аңардан качам дип, мәтәлеп, үләнгә очты. Ә каз исә, оча-куна аның артыннан барып, чеметкәли, тешли башлады. Гүя ул: "Бүтән мине алай итеп үртәмәссез!" - ди иде. Кызчык авыртудан, ул гына түгел, куркынып, елап җибәрде. Баланың бит әле тәннәре дә мамык сыман йомшак була. Шуңа елагандыр инде ул. Шушы вакыйга минем хәтергә бик нык уелып калды. Халисә апаның югарыда әйтеп узган әсәре шул хәлне искә төшерде. Тапкыр телле язучы апабызның әсәрләре, чыннан да, вакыйгалар дөньясына шома гына итеп алып кереп китә. Аларны укып, миндә киләчәккә өмет уянды һәм кулымдагы каләмемне ныклап торып эшкә җигәсе килү теләге үсте һәм ныгыды. Әлеге язучы белән очрашудан туган гүзәл мизгелләр хәтеремә гомерлеккә җуелып калды.

2016-2017 елгы уку елында "Сихри каләм" берләшмәсенә йөри башлагач, мондый матур очрашуларда, бәйгеләрдә еш катнаштым. "Яза алырмынмы?! Мин язучы түгел бит!"- дигән уйлар башта бик каты куркытса да, хәзер мондый шик-шөбһәләр калмады да шикелле инде. Берләшмәбез җитәкчесе Гөлнар Садрутдинова хата-кимчелекләрне күрсәтеп, аңлаткач, алар гомумән азайды. Гимназиябездә мондый түгәрәк эшләвенә мин бик шат. Ерак та йөрисе түгел. Дәресләр тәмамлануга ук түгәрәккә керәм. Түгәрәгебез күптән түгел генә эшли башласа да, безнең уңышларыбыз тагын да артыр дигән ышанычта каласы килә. Яза-яза каләм шомара дигәндәй, бәлки бу шөгылебез киләчәк тормышыбызның юл башы булыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев