Урыссу гимназиясендә Муса Җәлилнең тууына 110 елга багышланган конференция узды
Күптән түгел Урыссу гимназиясендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 елга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
Эзләнү эшләрендә республикабызның Ютазы районы, Баулы, Бөгелмә шәһәрләре, Башкортстан Республикасының Шаран районы һәм Октябрьский каласыннан килгән утыздан артык укучылар катнашты. Фәнни-гамәли конференция патриот шагыйрь советлар союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Җәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, укучыларда патриотик тәрбия бирү максатыннан чыгып үткәрелде. Әлеге эшне оештыручылар булып Ютазы районының Бөтендөнья татар конгрессы оешмасы җитәкчесе Наилә Хөснетдинова ярдәмендә, Яр Чаллы шәһәрендәге дәүләт педагогия университеты, Ютазы районыны мәгариф бүлеге һәм Урыссу гимназиясе тора.
Чыннан да Җәлилнең иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Шагыйрьнең бөтен иҗаты үзе батырлыкка тиң. Әдәбиятта иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Әмма, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләребез бик аз, дип яңгырады конференциядә.
Эш секцияләрдә дәвам итте. Беренче секция рус һәм инглиз телләре буенча узган булса, икенчесе - татар теле һәм әдәбиятына кагылды. Һичшиксез, әлеге секциядә катнашучыларның саны да билгеле сәбәпләр буенча бик күп иде. Укучылар шагыйрь иҗатын кайсы яклап кына өйрәнмәгәннәр? Җәлил иҗатында хатын-кыз образы дисеңме, шагыйрь тормышында батырлык һәм талант гәүдәләнеше, Мусаның тормышын гөл-чәчәкләр белән дә күзаллаучылар бар иде. Һәр чыгыш үзенә күрә яңалык һәм ачыш буларак яңгырады. Шулай да араларында эшенә үтә дә якын килеп әзерләнгән укучыларны әйтеп китми булмый. Беренче секциядә чыгыш ясаган укучылар арасыннан "Җәлил тормышында спорт һәм физик тәрбия" эше белән Урыссу гимназиясеннән Идрисова Әдилә (җит. Фирүзә Садыйкова), татар теле фәне буенча бердәнбер чыгыш "Муса Җәлил иҗатында кушма җәмләләрнең кулланылышы" темасы буенча Ютазы мәктәбе укучысы Хәләфиева Гөлназ (җит. Гүзәл Солтанова), "Муса Җәлил - "Ялкын" журналына нигез салучы" чыгышы белән Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Гарипова Айгөл (җит. Алсу Хәмидуллина), "Рәсем сәнгатендә Муса Җәлил образы" турында сөйләгән Урыссу гимназиясе укучысы Миннеханова Ландыш (җит. Венера Ахунова).
Икенче секция эшендәге уңышлы эшләр булып рус теленнән Кәрәкәшле мәктәбе укучысы Лиана Ситдикова (җит. Ләйлә Фәттахова), Иске Урыссу мәктәбеннән Ильнар Йосыпов (җит. Зөлфия Гарифуллина), У санлы Урыссу мәктәбеннән Солтанова Камилла (җит. Лариса Усманова). Инглиз теле буенча Урыссу гимназиясеннән Әдилә Габдрахманова (җит. Гүзәл Майорова), Каразирек мәктәбеннән Ләйсән Катиева (җит. Алия Шакирова) һәм Бәйрәкә мәктәбеннән Гүзәл Садыкова (җит. Гөлшат Абдуллина). Бу укучыларның эшләре жюри тарафыннан аерым игътибарга лаек булдылар.
- Муса Җәлил тормышы, аның иҗаты бик тирәнтен өйрәнелде.
Гимназия ишекләрен ачып керү белән милли рухта башланып киткән бу җыен күңелдә искитмәле матур бер истәлек булып калды, дип үзенең киңәшләрен дә биреп калдырды Яр Чаллы шәһренең педагогия университетының квалификация күтәрү факультеты методисты Зөлфирә Сафина.
- Әлеге конференциядә катнашу, укучыларның чыгышы үзе зур
Дәрәҗә. Эшләрне бәяләгәндә мин үзем өчен күп кенә яңалык алдым. Әле алга таба да үсәргә мөмкинлегебез бар һәм әлеге конференциянең олы әзерлек белән зур дәрәҗәдә үткәрелүен әйтеп үтәсе килә, -дип үз фикерләре белән уртаклашты Баулы районы һәм Баулы шәһәренең җирле татар конгрессы рәисе Рәзинә Шараева.
1906 елның 15 февралендә дөньяга килгән Муса Җәлилне, илебез күгендә сүнмәс, якты йолдыз булыр дип берәү дә уйламагандыр. Әмма ул бүген яши, аны беләләр, шигырьләрен яраталар, укыйлар. Җәлил - үлемсез. Ул үзенең үлемсез шигырьләрендә яшәвен дәвам итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев