Урыссудагы 4 санлы мәктәп ветеранын искә алып...
Балаларга үз юлларын сайларга ярдәм иткән Укытучы аның турында укучылары хәтердә тоткан вакытка кадәр исән. Әйтик, Урыссудагы 4 санлы мәктәп ветераны исеме дә һичкайчан онытылмас.
Ул ерак 1938 елда Брянск өлкәсе Калетнянский районы Ковалевка авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Алар авылы аша Бөек Ватан сугышы уза. Ковалевлар гаиләсендә немецлар урнаша, һәм аларның һәр көне исән калу өчен көрәшкә әверелә. Сугыштан соңгы елларда гаилә башлыгы колхоз рәисе вазифасын башкара. Әмма аларның тормышы кайгылы шартлар аркасында кискен үзгәрә. Колхозда эшләүчеләр фәкыйрьлектә һәм ачлыкта яши, шуңа да карамастан, алны-ялны белми эшлиләр һәм уңыш буенча планны арттырып үтиләр. Рәислек итүче өлкән Ковалев, калган ашлыкны колхозчыларга таратып, аларга рәхмәтен белдерергә карар итә. Ул кырыс чорда мондый гамәлне җинаять буларак бәялиләр, рәисне башак өчен хөкем итәләр. Әйтик, Ковалевлар гаиләсен төзелә башлаган Урыссу бистәсенә җибәрәләр. Нәкъ менә биредә Петр Ковалевның тамагы арыш икмәгенә туя. Башта мәктәптә уку катлаулы була, "брянск сөйләше" комачаулый, әмма тиздән сәләтле малай үзенең яшьтәшләрен куып җитә һәм хәтта алар өчен үрнәк тә була. Ничектер шулай, таләпчән укытучы мәктәпкә пионер галстугыннан башка килә. Петя көтелмәгән "һөҗүмнән" сүзсез калып, гаебен тану өчен кирәкле сүзләр таба алмый. Үзе дә аңламастан сыйныфтагы ачык тәрәзәдән сикерә һәм өенә йөгерә.
- Аларның гаиләсе фәкыйрьлектә яши. Йортларыннан бер чакрым ераклыкта урнашкан Брянск мәктәбенә ул туганнары белән чабатада йөри. Кая инде анда пионер галстугы турында уйлау?! - дип аңлата Ковалевның тол хатыны Лидия Леонтьевна.
Әйе, безнең бистәгә җибәрелгән гаиләнең өлешенә күп авырлыклар төшә! Әмма барлык узган бу сынаулар Петр Николаевичка рухи ныклык, тирән белем һәм тормыш зирәклеге тупларга мөмкинлек бирә. Тимер юл микрорайоны мәктәбенә (хәзерге Урыссудагы 4 санлы мәктәп) аны яшь математика укытучысы итеп кабул итәләр, әмма беренче вакытта ул физик тәрбия укытучысы вазифасын башкара. Шулай ук педагог булган сөекле тормыш юлдашы Лидия белән һәр иртәне алар укучылар күңеленә белем орлыклары чәчү өчен атлый. Соңрак математика укытучысы Петр Николаевич дәресләрен укучылар түземсезлек белән көтеп ала. Ул укыткан кешеләр хәзер бертавыштан остазларының педагогик таланты, тынгысыз балаларның игътибарын яулый белә алганлыгы турында сөйли. Еллар уза һәм инде алдынгы укытучы Ковалев директор вазифаларын кабул итеп ала. 1974 елга кадәр мәктәп мич белән җылытыла. Петр Ковалев котельный төзү буенча эшләр башкара. Ул җилкәсенә куеп, торбалар ташый, котельныйга ягу өчен ташкүмер кайтарта.
- Петр Николаевич мине тимер юл станциясе мәктәбенә яшь педагог буларак кабул итте. Ул минем беренче остазым, беренче директорым. Нәкъ менә аның җитәкчелегеннән минем педагогик карьерам башланды, - дип искә ала 4 санлы мәктәпнең элекке директоры Любовь Кудряшова. - Миңа мәктәп белән җитәкчелекне ышанып тапшыргач, биниһая зур тәҗрибәсе булган Петр Николаевич, миңа ярдәм итәргә, мине юнәлтергә тырышты. Ул миңа карата аталарча мөнәсәбәттә булды. Ул бөтен җаны-тәне белән үз эшен яратты. Һәм, аңа мәктәпне учреждениене җылыту соравы белән бәйле авыр чорларда җитәкләргә туры килсә дә, ул барлык каршылыкларны лаеклы җиңеп чыкты. Чөнки минем өлкән хезмәттәшем хуҗалыкчыл зат иде. Котельный төзегән вакытта ул эшчеләр белән бергә билдән суда басып торды - ул беркайчан да үзен кул астында эшләүчеләрдән өстен куймады.
Любовь Кудряшова, хезмәттәше:
Петр Николаевичның математика дәресләре җанлы һәм аңлаешлы иде, алар нигезендә практик шөгыльләр ятты. Шулай, ничектер, тәрәзәгә карыйсың һәм күрәсең, Ковалев укучылары бөтен мәктәп территориясе буйлап сибелгән. Алардан "Ни булды?" - дип сорыйсың, алар исә дәррәү: "Бездә - математика" - дип җавап бирә. Шулай итеп, укытучы укучылары өчен хәрәкәтле математика уеннары оештырган, шуның белән төгәл фәнгә кызыксыну уяткан булган. Димәк, белем генә бирергә тырышмаган, балаларны дөрес нәтиҗә чыгарырга да өйрәткән.
Лидия Ковалева, мәктәп ветеранының тол хатыны:
Минем сыйныфта гаиләсе бик мохтаҗлыкта яшәгән малай укыды. Мәктәпкә ул тузган киез итекләрдә йөри иде. Мин балага ничек ярдәм итәргә белмәдем. Шул вакытта Петр Николаевич аны тагын бер тапкыр дәрес темасын ныгыту тәкъдиме белән өйгә чакырырга кушты. Мин укучы белән шөгыльләнгән арада Петр Николаевич аның киез итекләрен төпләп куйган иде.
Уннарча ел элек мәктәпне тәмамлаган Ковалев укучылары, яраткан педагогларын чакырып, сыйныфташлары белән җыелу традициясен саклый. Июль ахырында алар яңадан очрашу планлаштырганнар иде, кызганыч, ул Петр Николаевичтан башка узачак... Һөнәри бәйрәмнәре көнендә, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шылтыраганда, тимер юл микрорайоны мәктәбе ветераны дөнья куйган. Аның белән бергә җиңел булмаган хезмәтләрендә янган, намус сүзе алар өчен төп канун булган педагоглар дәвере дә тарихка китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев