Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

2012-2015 елларга район үсешенең төп юнәлешләре

Икътисад - тулаем территориаль продуктны 5 млрд сумга җиткерү; - салым базасын үстерү; - салым һәм җиргә аренда түләүләре буенча булышлык күрсәтү юлы белән инвестицион программаны тормышка ашыру һәм район территориясендә икедән ким булмаган яңа предприятие ачу; - Урыссу ГРЭСын саклау һәм алга таба үстерү; - җир һәм милек ресурслары...

Икътисад
- тулаем территориаль продуктны 5 млрд сумга җиткерү;
- салым базасын үстерү;
- салым һәм җиргә аренда түләүләре буенча булышлык күрсәтү юлы белән инвестицион программаны тормышка ашыру һәм район территориясендә икедән ким булмаган яңа предприятие ачу;
- Урыссу ГРЭСын саклау һәм алга таба үстерү;
- җир һәм милек ресурслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү;
- районны территориаль планлаштыру схемаларын, генераль планнарны, җирдән файдалану кагыйдәләрен һәм Урыссу бистәсен, авыл җирлекләрен төзү планын эшләүне тәмамлау;
- икътисади актив халыкның 1,5 процентыннан артмаган дәрәҗәдә эшсезләр дәрәҗәсен тәэмин итү.
Авыл хуҗалыгы
- 150 миллион сумнан ким булмаган сумманы алдынгы технологияләр кертүдә үзләштерү;
- бөртеклеләр уңдырышлылыгын гектардан 30 центнерга җиткерү;
- бер елга сөт күләмен һәр сыердан 4,5 мең литрга кадәр арттыру;
- зоогигиеник таләпләрне исәпкә алып, барлык терлекчелек биналарына реконструкция уздыру;
- иҗтимагый терлекнең еллык үсешен 500 башка кадәр һәм 2015 елга терлекләр баш санын 14 меңгә кадәр җиткерү;
- авыл хуҗалыгында мәшгуль эшчеләр санын 700 кешедән ким булмаган дәрәҗәдә саклау.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
- идарә итү компанияләренең, торак-коммуналь комплекс өлкәсендә хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге аңлаешлылыгын һәм ачыклыгын тәэмин итү;
- күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча ремонтланган йортлар санын 100гә кадәр җиткерү;
- йорт яны территорияләрен төзекләндерүне тәмамлау;
- сәнәгать предприятиеләре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары яны территорияләрен төзекләндерү;
- урам юл челтәрен норматив дәрәҗәгә китерү;
- йөк автотранспортын Урыссу бистәсе читенә чыгару өчен яңа юл челтәре салу;
- авыл торак пунктларында су ихтыяҗын 50 проценттан ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү;
- торак пунктларны яшелләндерү буенча эшләрне тәмамлау;
- сулыкларның берсе территориясендә актив ял зонасын җиһазлау һәм ачу;
- Солнечный микрорайонын алга таба үстерү;
- аварияле йортларда яшәүче гражданнар өчен торак төзү;
- Бөек Ватан сугышы ветераннарын 50 проценттан ким булмаган беренчел торак белән тәэмин итү.
Мәгариф
- мәгариф сыйфаты рейтингын ТР буенча иң яхшылар дәрәҗәсенә күтәрү;
- мәктәпкәчә һәм мәктәптә милли белем бирүне үстерү;
- мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауны тәмамлау;
- уку остаханәләрен тулы күләмдә тиешле җиһаз һәм җайланмалар белән тәэмин итү.
Сәламәтлек саклау
- халыкның табигый үсешен тәэмин итү;
- модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм элекке ФАПларны ремонтлау;
- табибларны торак белән тәэмин итү.
Мәдәният
- авыл мәдәният йортларын төзү һәм элеккеләренә капиталь ремонт ясау;
- Гобәйдуллиннар нәселенең музей комплексын ачу;
- районда туризмны үстерү;
- халык иҗаты сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев