Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Ата-ана булу җаваплы булуны аңлата

Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия әгъзалары ата-аналарның балалары тәрбиясе һәм аларны тәэмин итү өчен җаваплы булганнары турында үзенең һәр утырышы саен искә төшерергә мәҗбүр. Август ахырында узган киңәшмәдә дүрт ата-ана үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаганнары өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Аталарның берсе аның улы яшьтәшенә китереп сукканы өчен кисәтү алды. Үсмернең аңлатуы буенча, ул үпкәләтүчесеннән үч алмакчы булган, әмма ата-аналарга мондый низагларның законлы юл белән чишелүен булдырырга кирәк. Ютазы авылында яшәүче М.га карата берьюлы ике беркетмә каралды. Аларда күрсәтелгән мәгълүматлар буенча, аның унбиш яшьлек улы бер көнлек интервал белән ике тапкыр юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Ана кешенең аңлатулары буенча, беренче тапкыр аның улы машинаны күрше урамнан өйләре янына алып барган, икенчесендә - Урыссу бистәсенә барган. Әлеге очракта иң аянычы шул, ана кеше машинада пассажир сыйфатында улы белән янәшәдә утырган, җитмәсә, аның машина йөртү таныклыгы да булган. Ваемсыз ана мондый йөрүләрне катгый рәвештә бетерү кирәклеге турында кисәтелде, шулай ук аңа штраф та салынды. Районда иң еш таралган күренеш - балигъ булмаган ата-аналарның спиртлы эчемлекләр белән мавыгулары. Ун яшьлек В.ның анасы да шуңа һәвәс. Эчүчелеге аркасында ул инде өченче тапкыр комиссия әгъзалары каршына килеп баса. Әлеге хатын-кызга соңгы өченче кисәтү ясалып, штраф салынды. Ата-аналарның бурычларына балигъ булмаган балаларының (алар аерым яшәсәләр дә) тәрбиясе генә түгел, шулай ук аларны акча белән тәэмин итү дә керә. Әмма кайбер өлкәннәр башкача фикер йөртә. Мәсәлән, ата кешеләрнең берсе 50 мең сумнан артык алимент бурычына ия. Беренче тапкырга ул кисәтү белән чикләнде.
Комиссия әгъзалары шулай ук Ютазы районы буенча РФның Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең балигъ булмаган балалар эшләре буенча баш инспекторы Р. Ханнанованың башкарылган эшләр буенча чыгышын тыңладылар. Комиссия рәисе Г. Белалова үсмерләрнең төнге вакытта кайда булулары хакында контрольнең җитәрлек булмавын билгеләп узды. Ютазы районы буенча РФның Эчке эшләр буенча министрлыгы бүлегенә, "Форпост" формированиесенә, мәгариф, халыкны социаль яклау, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләренә балигъ булмаган балаларга булырга тыелган яисә аларның анда булулары чикләнгән урыннарда булуларын чикләргә, балигъ булмаган балаларның төнге вакытта урамда булуларын ачыклау буенча даими максатчан рейдлар уздырырга, Татарстан Республикасында "Балаларның, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешләренә зыян китерүне кисәтү буенча чаралар турында"гы законны үтәү буенча ата-аналар һәм укучылар белән аңлату эшен үткәрергә киңәш ителде.
Халыкны социаль яклау бүлегенең "Гармония" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Р. Фазыйлова имин булмаган гаиләләрне һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган балаларны иртә ачыклау, аларга матди һәм социаль ярдәм күрсәтү, "Балачак планетасы" клубы тарафыннан уздырыла торган чаралар буенча бүлек эшчәнлеге белән таныштырды. Чараларны белем бирү учреждениеләренең киңрәк биналарында уздыру исәбенә бүлеккә күбрәк балаларны җәлеп итәргә киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев