Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Чүптән арынырга вакыт

Район, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек җитәкчеләре белән узган дүшәмбе киҗәшмәсендә районның йорт яны территорияләрен, юл буйларын чүп үләннәреннән чистарту кебек сораулар күтәрелде.

Кече территорияләрне төзекләндерү буенча инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы урынбасары А. Кондрашов мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә тәртипкә китерәсе территорияләр саны - 31. Шуларның унысында эш алып барыла. Ә менә бистәнең, һәм авылларның чүп үләннәреннән вакытында чистартылмавына район башлыгы вазифаларын башкаручы Р.Нуриев ризасызлык белдерде. Юл буйлары гына түгел, хәтта шәхси йортта яшәүчеләрнең үз йорт яны территорияләрен тәртипкә китерәсе килмәүләре бик яныч, диде ул. Шәхси секторда яшәүчеләр үз территрияләрен вакытында җыештырмаган очракта штраф салу зарурлыгы ассызыклады.
Киҗәшмә барышында, район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова Подгорный авылында су насосы урнаштырылуын һәм аның эшли башлавын әйтеп узды. Ул, шулай ук, Салкын-Чишмә авылындагы күпергә башлануы хакында хәбәр итте. Бүгенге көндә анда сварка эшләре төгәлләнгән, агымдагы атнада агач эшләре башланачагын җиткерде.
Район үзәк хастаханә баш табибы Л. Хәлиуллин бу атнада бал корты, эт тешләүләре очраклары ешаюын, температура күтәрелеп килүчеләр саны артуын һава торышының кирәгеннән артык кыздыруы белән бәйләде. Шулай ук бер яшьтәге балаларга диспансеризацияләү уздыруларын әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев