Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Экстремизм турында – район советында

Узган эш атнасы ахырында утырышлар залында Ютазы район советының II чакырылыш XXII утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эш буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Ленар Хәкимҗанов катнашты.

Көн үзәгендә дүрт сорау каралды. Шуларның беренчесе буенча башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гөлдания Белалова чыгыш ясады. Аның чыгышы Ютазы районында дини экстремизмны кисәтү һәм аңа каршы тору буенча хәл һәм чаралар турындагы мәгълүматны үз эченә алды. Моннан тыш, шул ук сорау буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районындагы бүлек начальнигы урынбасары Марат Сибагатов һәм республиканың көньяк-көнчыгыш өлеше казые, районның имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин чыгыш ясады. Соңгысы үз чыгышында имамнар һәм хәзрәтләр белән диалог алып бару, ә аларга исә - дин тотучылар белән диалог кору, традицион исламга чакыру кирәклеге турында искә төшереп узды. Чөнки, аның фикеренчә, нәкъ менә диннәрен, тамырларын югалткан кешеләр шаһидлар булып чыгалар да инде. Әмма районда һәм бөтен республика буенча да имамнарның җитмәү проблемасы бар. Яшьләр әлеге эшкә теләмичә генә баралар, чөнки имамнарга хезмәт хакы түләнми - алар иҗтимагый башлангычларда эшләргә мәҗбүрләр. Шулай ук мәчетләрне җылыту һәм шуның белән бәйле кәгазь чуалчыклыгы белән сорау туа. Әлеге мәсьәлә белән Марат хәзрәт һәм Иске Каразирек мәчете имамы утырышта катнашкан Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эш буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Ленар Хәкимҗановка мөрәҗәгать иттеләр. Ленар Сәетҗан улы әлеге сорауга ачыклык кертергә сүз бирде. Тавыш бирү юлы белән депутатлар бер тавыштан карар кылу проектын кабул иттеләр.
Икенче көнүзәк сорау буенча Ютазы районының яңа редакциядәге Уставы турында сүз район советының баш белгече (юристы) Радик Аделгәрәевка сүз бирелде. Ул Уставның яңа редакциясендә хасил булган үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында әйтеп китте. Моңа кадәр әлеге сорау җентекле рәвештә законлык, регламент һәм җирлек советлары белән бәйләнеш буенча даими комиссия утырышында каралды, шуңа күрә бөтен депутатлар да аны хуплады.
Өченче сорау буенча да шулай ук Радик Зиннур улы чыгыш ясады. Ул "2012 елның 28 мартыннан булган 9 санлы район советы карары белән расланган өч һәм аннан күбрәк балалы, җир участокларын түләүсез рәвештә милеккә алуга дәгъва иткән гражданнар исемлеген әзерләү тәртибенә өстәмәләр кертү турында"гы район советының 2012 елның 22 июненнән булган 29 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында депутатларга һәм җыелганнарга хәбәр итте. Әлеге сорау элек социаль сәясәт буенча даими комиссиядә каралды һәм депутатлар тарафыннан бер тавыштан кабул ителде.
Дүртенче сорау буенча Ютазы районы финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтов чыгыш ясады. Аның чыгышы 2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы вакыт аралыгына НДФЛдан район бюджетына өстәмә бүлеп бирелгән акчалар нормативы белән бюджетны тәэмин итүне тигезләүгә дотацияне алмаштыруга кагылды. Әлеге сорау буенча карар кабул итү проекты бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча даими комиссиядә каралды, шуңа күрә ул, тавыш бирү юлы белән депутатлар тарафыннан кабул ителде. Шуның белән район советы утырышының көнүзәк сораулары төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X