Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Эшләргә йомгак ясалды

Районда "Данлыйм сине, туган ягым" исеме астында үзешчән һәвәскәрләр бәйгесе узды.

Район советы һәм башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе З. Шәрипова әлеге бәйге йомгаклары буенча мәгълүмат бирде. Бу чарада актив катнашкан предприятие-ләр, оешмалар, учреждениеләрне билгеләп узды.
Бәйрәм көннәрендә районда оператив торыш тотрыклы булган. Административ комиссияләр эшенә килгәндә, 15 беркетмә төзелгән һәм алар буенча утыз мең сум штраф билгеләнгән. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. Рәшитова фәнни-практик конференциягә һәм Ютазы авылына 100 ел тулуга хәзерлеккә ныклы игътибар бирү зарурлыгын ассызыклады. Киңәшмәдә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә санитар чистарту буенча эшне дәвам итү кирәклеге белдерелде. Шулай ук беркетелгән территорияләрне чүптән арындыру, милекчеләр ширкәтләренә караган йортлар янын чистарту сораулары да күтәрелде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова Җиңү бәй-рәменә хәзерләнүдә, аны үткәрүдә, оештыруда катнашкан бүлекләр җитәкчеләрен билгеләп узды.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова контрольдәге сорауларны күтәрде. Шулай ук Җиңү бәйрәменә багышланган чараларның районда, авыл җирлекләрендә югары дәрәҗәдә узуына тукталып, җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев