Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Кадрлар алышынды

Традицион оператив киңәшмә утырышлар залында сишәмбе көнне иртән узды.

Җыелыш күңелле мизгелләрдән башланды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зәрия Рәшитовага район советының мактау грамотасы тапшырды. Моннан тыш, тантаналы шартларда чаңгычы-узышчылар командасы - республиканың җәйге чемпионатындагы өченче урын кубогына һәм "Родники" ансамбле ("Электросоединитель" ААҖ) - ветераннар арасында уздырылган "Балкыш" республика фестивале лауреаты дипломына лаек булдылар.
Аннары Рөстәм Мидхәт улы катнашучыларга башкарма комитетта кадрлар алышынуы турында хәбәр итте. Мәсәлән, Капиталь төзелеш идарәсенең яңа директоры итеп Марат Шәвәлиев, ә торакны исәпкә алу секторы мөдире итеп Ольга Кудакаева билгеләнгән.
Якшәмбе көнне узган өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән Кәшиф Вәлиев чыгыш ясады. Ул тавышка куелган депутатларны сайланулары белән котлады. Тәбрикләүләргә район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин да кушылды. Мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләре барышы турында Сергей Абрамов хәбәр итте. Үзенең чыгышында ул элеккечә 1 санлы балалар бакчасын ремонтлауда артта калу күзәтелүе турында хәбәр итте. Рөстәм Мидхәт улы подрядчыга эшләр темпын тизләтергә кушты.
Моннан тыш, киңәшмәдә шулай ук төзелешкә, төзекләндерүгә, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауга, административ комиссия эшенә кагылган күп кенә сораулар каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев